Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев әйтүенчә, әлегә шәһәрдә санкцияле бер генә пляж да юк. Быел ял итүчеләр өчен төзекләндерә торган бердәнбер урын – музей-тыюлык территориясендә икмәк комбинаты артында урнашкан иске шәһәр пляжы. Тиздән анда балалар өчен “грибок”лар, киенү-чишенү урыннары һәм туалетлар ясау күздә тотыла. Шулай ук коткаручылар кизү торуы турында да мәсьәлә хәл ителә, закон таләп иткәнчә, аларның бу эшкә лицензиясе булырга тиеш. Шәһәр халкы ял итәргә яраткан бу урынны төзекләндерү өчен шәһәрне төзекләндерү эшләрендә катнашучы эшчеләр җәлеп ителәчәк.
Ә коену сезоныннан шәһәр халкы ниләр көтә икән?
– Су җылынып, коенырга мөмкин булуын түземсезлек белән көтәм, – ди Анна Кравцова. – Без гадәттә гаиләбез белән Ржавецка барабыз. Минемчә, анда су Болгардан чистарак, ял итүчеләр дә азрак. Балалар белән Рабига күлендә ял итү әйбәт. Шулай да халык күп булган урыннарга барырга тырышабыз, ялгыз су кермибез, еракка да йөзеп кермибез...
– Кайчакта шәһәр пляжына баргалыйм, – дип сөйли Гөлия Шәйхетдинова. – Анда су төбе дә тигез, яры да комлы. Шунысы начар – бөтен җирдә чүп-чар өемнәре, пыяла ватыклары. Елга суднолары йөрүен дә яратмыйм, алар бит бөтен калдыкларны суга агызалар, ә без шунда су керәбез...
Алдан әйтеп үтелгәннәрдән нинди нәтиҗә ясарга була соң? Һичшиксез, шәһәрдә барлык кагыйдәләр һәм нормаларга туры килгән бер генә булса да пляж булырга тиеш. Шулай да үзләре өчен уңайлырак дип саналган урыннарда су керергә теләүчеләр саны да кимемәячәк – Идел ярлары киң, һәркемгә урын җитә. Су коенү сезоны һәркем өчен имин үтсен, берниниди фаҗигале очраклар булмасын, ә яр буйлары чүп-чар түгү урынын хәтерләтмәсен иде, дип телисе генә кала. Ничек кенә булмасын, монда бары да үзебездән тора.