Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Хезмәт белән хөрмәт казанган
2015 елның 19 июне, җомга
Район хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Ирина Шеронова – үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы медицина хезмәткәрләренең берсе. Хастаханәдә хезмәт куюына инде утыз алты ел тулган.
Ирина Генриховна татарның танылган язучысы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын беренче тапкыр кулына алуын әле дә хәтерли. Шуны игътибар белән укып чыкканнан соң аның күңелендә хастаханәдә эшлисе килү теләге туган. Чыннан да шәфкать туташы иң кешелекле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Шуңа күрә, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлау белән документларын Алабуга медицина училищесына илтеп тапшыра.
Училищеда укыганда Ирина шушы һөнәрне сайлап ялгышмавына тагын бер кат инана. Уку барышында студент кызның медицина хезмәткәре өчен мөһим сыйфатларга ия булуы да ачыклана. Мәсәлән, аерым очракларда группадашларының кайберләре кан күрсә дә хуштан язарлык хәлгә килә. Ә ул исә беркайчан югалып калмый, башкаларны да шуңа өйрәтә. Шәфкать туташы һөнәрен үзләштергәндә күп нәрсәләр белән кызыксына, иң мөһиме – кешеләр белән уртак телне тиз таба.
Училищены тәмамлап кулына белгеч дипломы алу белән Ирина Генриховна хирургия бүлегенә кайтып эшкә урнаша. Шулай дит әйтү генә җиңел, биредә хезмәткәрләрдән физик һәм психологик көч күп таләп ителә. Әмма шәфкать туташы башка эшкә күчү турында уена да китерми. Ул әле дә төрле елларда Юрий Николаевич Сотников, Геннадий Алексеевич Шеронов, Рөстәм Җәлил улы Кәбиров, Ражавали Әссәметдин улы Кожоев кебек белгечләр белән эшләргә туры килүе хакында горурланып сөйли. Алай гына да түгел, әлеге табибларның катлаулы операция ясап, күп кешене үлем тырнагыннан йолып калуларын үз күзләре белән күргән. Мәсәлән, бервакыт производствода бәхетсезлек очрагы чыгып, эшче транспортерга кысыла. Табиблар, күкрәк читлеге чәрдәкләнеп, йөрәге күренер дәрәҗәгә җиткән әлеге ир-атны коткару өчен мөмкин булмаганны да эшлиләр. Сабыйларны ана корсагыннан ярып алган очракларны да күп хәтерли ул.
Шунысын да әйтергә кирәк, хирургия бүлегендә елына планлы рәвештә биш йөзгә кадәр операция ясыйлар. Соңгы елларда яшьләр арасында төрле авырулардан интегүчеләрнең артуы да шактый сагайта. Сүз дә юк, моның сәбәпләрен бүгенге экологик хәлнең торышы, төрле стрессларның күбәюе, күп чирләрнең нәселдән килүе белән дә аңлатырга була. Шул ук вакытта кешеләрнең үз сәламәтлегенә салкын каравы, начар гадәтләргә бирелүе турында да әйтми булмый. Хастаханәдә кайбер операцияләрне ашыгыч рәвештә, хәтта төн урталарында да ясарга туры килә. Табиблар һәм шәфкать туташларының төнне аяк өстендә үткәргән чаклары да аз түгел.
Хирургия бүлеге шәфкать туташлары күп очракта бер–берсен алыштырып эшли. Ирина Генриховна, мәсәлән, аяк-кул яки башка урынны сындырып хастаханәгә керүчеләрне гипслый, яраларны бәйли. Кыскасы, ул барысын да булдыра. 1994 елда югары квалификацияле категориягә ия булуы да аның үз эшенең остасы булуы турында ачык искәртә. Моннан тыш, ул әле биш ел саен Казандагы 2нче медицина училищесы базасында квалификация күтәрү курсларына да бара. Эшен намус белән, җиренә җиткереп башкарганы өчен ул хастаханә җитәкчелеге, район башлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының бик күп Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатларына лаек булган.
Россия Кызыл Хач җәмгыяте хәйрия оешмасыннан бирелгән Рәхмәт хатлары турында да әйтми мөмкин түгел. Ирина Генриховнага аларны озак еллардан бирле кан тапшырган өчен биргәннәр. Иң беренче тапкыр
канны ул юл фаҗигасендә зыян күргән пациентларның берсенә биргән булган. Шуннан бирле Ирина Шеронова хастаханәдә үткәрелүче Донор көннәрендә ел саен актив катнаша. Бөтен җиргә өлгерә ул, тырышлыгы, тәмле телле, ярдәмчел булганы өчен пациентлардан көн саен рәхмәт сүзләрен күп ишетә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз