Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, аларның сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыруга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм җирле хакимият зур игътибар бирә. Бу максаттан махсус программа – илдә хәлләрнең катлаулы булуына карамастан, финанславы дәвам ителә торган утыз уникаль программаның берсе эшли.
– Моны безнең район үрнәгендә дә күрергә була, – дип билгеләп үтә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов. – Быел балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга барлыгы 7 миллион 232 мең 400 сум акча бүлеп бирелгән. Аларның миллион сумы – район бюджетыннан, калган акчаны республика бирә. Бу акча нәрсәгә тотыла соң? Беренче чиратта, төрле лагерьларның эшен оештыруга, чөнки нәкъ шушы лагерьларда балаларга ял итү һәм сәламәтләндерү өчен тиешле шартлар тудырылган.
Безнең “Болгар” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә генә дүрт сменада 300дән артык бала ял итәчәк, анда ел саен нинди дә булса яңалыклар, үзгәрешләр кертелә.
– Хәзерге вакытта лагерь территориясендә футбол һәм баскетбол мәйданчыклары корыла, анда балалар рәхәтләнеп уйный алачак, – дип сөйли лагерь директоры Любовь Вафина. – Тиздән тоз бүлмәсе дә эшли башларга тиеш, аның өчен тиешле җиһазларны без былтыр үзебез эшләп алган акчага сатып алдык. Чараларның барысы да укучыларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән, быел безгә 300дән артык укучы ял итәргә килергә тиеш. Бүлмәләргә ремонт ясау, йомшак җиһазлар, савыт-саба сатып алу ял өчен тиешле шартлар тудырырга ярдәм итә. Лагерьда дүрт смена эшләячәк, аларның берсе, традиция буенча – православие сменасы. Быел беренче сменада беренче тапкыр яшь казаклар отряды оештырылды...
Балалар лагерь турында ни сөйли?
Вика Шипицына (9 класс):
– Лагерьга бишенче тапкыр килүем. Биредә барысы да ошый, шуңа күрә быел да юлламаны шушы лагерьга алырга булдым. Туйганчы ял итәбез, спорт белән шөгыльләнәбез, күңел ачабыз. Программа мавыктыргыч итеп төзелгән.