Спас районы территориаль сайлау комиссиясе сайлаулар көнен билгеләү турында хәбәр итә

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында” Федераль законның 10нчы маддәсе 3, 7 пунктлары, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6нчы мадәсе, 2 өлеше, 105нче маддәсе 1 өлеш, район җирлекләре муниципаль берәмлекләре уставы нигезендә өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Болгар шәһәре, Антоновка, Аграмак, Бураково, Әҗмәр, Иске Рәҗәп, Ким, Красная Слобода, Кузнечиха, Куралово, Никольск, Полянка, Урта Йорткүл, Өчкүл, Чәчәкле, Ямбакты, Приволжск җирлек Советларына депутатлар сайлауны 2015 елның 13 сентябренә билгеләргә.

Һәр җирлек буенча карар Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә, районның рәсми сайтында http://spasskiy/tatar.ru/ адресы буенча урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International