Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Спас районы укучысы – мәртәбәле фестиваль дипломанты
2015 елның 5 июне, җомга
Ямбакты авылы мәктәбе укучысы Диләрә Сафина «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә үзенең яшь төркемендә “вокал-соло” номинациясе дипломанты исемен алды.
Фестивальдә ул тамашачылар һәм жюри игътибарына “Уйна, гармун” һәм “Кыр казлары” дигән җырларны тәкъдим итте. Фестивальнең супер-финалына кадәр алар район күләмендә чыгыш ясадылар, зона туры, финал этабын үттеләр. Диләрә боларны үткән ел ук үткән иде, ә менә супер-финалда призерлар арасына керә алмады. Быел Диләрәгә бәхет елмайды.
– Фестивальнең соңгы этабында мин кырык алтынчы булып чыгыш ясадым. Бу концертның уртасы иде, яки башланып ике сәгать барды дигән сүз. Моңа кадәр шулкадәр тамашачы алдында зур сәхнәдә чыгыш ясаганым юк иде, әлбәттә, бик дулкынландым.
Чирмешәннән Рузилә Булатова һәм Гөлназ Гатина, Аксубайдан Елизавета Гафиатуллиналар белән бер-беребезне тынычландырып, көч биреп тордык. Районнарыбыз данын лаеклы яклаганбыздыр дип беләм, – диде Диләрә.
Фестивальне оештыручылар катнашучылар өчен чын бәйрәм әзерләгәннәр. Чыгыш ясаучылар һәм аларның остазлары өчен бик яхшы күңел ачу программалары төзегәннәр. Алар аквапаркта да, кинотеатрда да булганнар, клубта боулинг уйнаганнар. “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашу онытылмаслык эз калдырган.
Диләрә кечкенәдән үк җырларга яраткан.
– Мин Диләрәне беренче класстан ук беләм,– ди Ямбакты Мәдәният йорты мөдире Рәмзия Насыйрова. – Ул шул вакыттан бирле безнең сәхнәдә барлык чараларда катнашып килде. Җырга сәләте бәлки әтисеннән күчкәндер, ул да матур җырлый. Диләрәнең өченче класста укучы энесе Данис тә матур җырлый...
Аның репертуарында төрле елларда чыккан җырлар бар, нигездә татар милли көйләренә өстенлек бирә. Башкалар кебек ул да ошаткан җырларны Интернеттан эзли. Аннары озак кына репетицияләр үткәрәбез, фонограмманы безнең музыка җитәкчесе Рәдиф Шәфигуллин әзерли. Әгәр үз чыгышына бик тырышып әзерләнмәсә, бу эшкә бик җаваплы карамаса, Диләрә быел бу кадәр зур уңышка ирешә алмас иде...
Остазның сүзләре белән килешмичә булмый. Республика күләмендә уңышлы чыгыш ясарга бары тик табигый талант һәм армый-талмый эшләү генә музыка мәктәбе укучылары һәм профессиональ репетиторлар кул астында шөгыльләнүче яшь җырчылар белән көч сынашырга ярдәм итә. Диләрәнең ноталар өйрәнергә дә, вокаль осталыгын камилләштерергә дә, сәхнә сәнгатен үзләштерергә дә мөмкинлеге булмый. Бездә район үзәгендәге балалар сәнгать мәктәбе алар авылыннан алтмыш чакрым. Әле җырлап кына калмый, үзлегеннән гитарада да уйнарга өйрәнгән.
Тырыш кыз һәр эштә өлгерә. Ул мәктәптә дә гел бишле билгеләренә генә укый, бик актив укучы, кул эшләре остасы, шуңа күрә үз мәктәбендә генә түгел, районда да иң алдынгы укучыларның берсе. Быел Диләрә мәктәпне тәмамлый һәм югары уку йортына керергә җыена. Бәлки үз тормышын музыка белән бәйләр? Ничек кенә булмасын, без Диләрәгә чын күңелдән зур уңышлар телибез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз