8 июньдә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә.

2015 елның 5 июне, җомга
Бик кирәкле һәм әһәмиятле эш башкара ул. Социаль хезмәтләрдән аеруча олы яшьтәге кешеләр, инвалидлар, ярдәмгә мохтаҗ булган башка кешеләр бик теләп файдалана.

Татьяна Никифорова бу тармакта 2002 елдан бирле эшли. Ул – Спас картлар һәм инвалидлар йортының өлкән аш-су әзерләү остасы. Һөнәре буенча ул әле тагын кондитер да. Сайлаган эшен Татьяна бик ярата. Картлар һәм инвалидлар йортында эшләвеннән бик канәгать. Аның үз вазифасына намус белән каравын ашханәгә килеп керүгә үк күреп аласың. Иң беренче биредәге тәртипкә игътибар итәсең: бөтен нәрсә үз урынында, чиста итеп җыештырылган, тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үсеп утыра.

– Ул тәҗрибәле оста, – ди Татьяна Геннадьевна турында картлар һәм инвалидлар йорты директоры Алевтина Костина. – Бик тыйнак, җаваплы, хезмәттәшләренә һәм олы яшьтәгеләргә карата ачык күңелле... Гомумән, ышанычны аклый торган кеше.

Аның янәшәсендә һәрчак ярдәмчесе Татьяна Маликованы да күрергә була. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлый. Кыскасы, иңгә-иң куеп эшли торган кешеләр алар.

– Азык–төлек белән вакытында тәэмин итеп торалар, – ди Татьяна Геннадьевна, – Безнең бурыч – шул продуктлардан тәмле ашлар пешерү. Интернатта яшәүчеләрне көненә дүрт тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итеп торабыз. Эшләү өчен тиешле шартларның барысы да тудырылган, әлегә берәүнең дә зарланганы юк...

Бу йортта төрле язмышка дучар булган кешеләр яши, араларында катлаулы тормыш юлы үткән апалар һәм абыйлар да бар. Әлбәттә инде, боларның барысы да аларның характерында да чагылыш тапмый калмый. Нәрсәдәндер канәгать булмаучылар да очрый, барысын да дәшми-тынмый гына үз йөрәкләре аша кичерүчеләр дә бар...

– Бездә төрле кешеләр яши, – ди Татьяна Геннадьевна, – без аларның һәркайсы белән уртак тел табарга тырышабыз. Сүз дә юк, олы яшьтәгеләр һәрвакыт җылы сүзгә, кайгыртуга мохтаҗ. Аларның бер сүздән дә күңеле күтәрелә. Бәйрәмнәргә нәрсә дә булса пешереп бирүебезне үтенәләр. Мәсәлән, туган көнгә яки берәр истәлекле датага. Әлбәттә инде, без аларга каршы килмибез, хәлдән килгәннәрнең барысын да эшләргә тырышабыз. Алар моның өчен безгә чын йөрәктән рәхмәт әйтәләр, йөзләре генә түгел, ә күңелләре дә яктырып китә кебек...

Әйе, социаль хезмәткәр кешеләргә игелек кылырга, теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә тиеш. Игелек ул соңыннан үзеңә яхшылыклар булып кайта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International