Иҗат белән шөгыльләнгән, сәхнәгә чыгарга хыялланган яшьләр өчен “Созвездие” фестивале – үз талантларын халыкка күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.
* * *
Дарья Чудакова тугыз ел рәттән “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә безнең район исеменнән чыгыш ясый. Быел ул өч тапкыр лауреат булды.
Ирина Телицына
Икенче урыннарны Даша “Вокал-соло”, “Җырга иң яхшы музыка” һәм “Җырның иң яхшы тексты” номинацияләрендә алды. Ә 2011 һәм 2012 елларда ул борынгы Болгарга багышланган җырның иң яхшы текст авторы һәм җырга иң яхшы музыка авторы буларак, фестивальнең җиңүчесе дип табылды. Моннан тыш, ул “Йолдызлык”ның зона этапларында берничә тапкыр җиңеп чыкты һәм призер булды.
Ә бу конкурста ул беренче тапкыр 2007 елда “Минем әкияттәге принцым” җыры белән чыгыш ясады. Зона туры Нурлатта үтте. Яшь җырчыга бу вакытта алты гына яшь була һәм кечкенәләр арасында ул беренче урынны ала. Әлбәттә, бу башкаручының музыкаль иҗатын үстерү өчен беренче адымнар гына була.
Дашаның репертуары төрле-төрле, ә музыканы ул кечкенәдән үк ярата. Бервакыт әнисе аңа балалар җырлары язылган китап сатып алып кайта һәм алар бергәләп җырлый башлыйлар. Акрынлап Даша балалар бакчасында үткәрелә торган бөтен бәйрәмнәрдә катнаша башлый. Мәктәпкә киткәч тә бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Беренче класстан ук ул җиде ел дәвамында П.И.Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә һәм мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Дашага төрле сәхнәләрдә, шул исәптән “Уникс” һәм “Пирамида” концерт залларында чыгыш ясарга туры килә.
Яшь җырчы Санкт-Петербургта үткән “Ак төннәр” Бөтенсоюз конкурсында да катнаша. Ә күптән түгел, опера җырчысы буларак, Бөтенроссия “Морозко” конкурсында чыгыш ясый, конкурс ел саен Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында үтә. Жюри рәисе – Россиянең халык артисты Бедрос Киркоров. Бу конкурс турында истәлеккә Дашаның аның белән төшкән фотосы кала. Җырчы кызның Рөстәм Миңнеханов белән төшкән фотолары да бар. Талантлы кыз берничә тапкыр төрле премияләргә лаек булды. Бүләкләре арасында статуэткалар, сувенирлар бар һәм хәтта зәвыклы туннарга кадәр алган. Чәчәкләр турында әйткән дә юк, аларның кайберләрен шунда ук укытучыларына бүләк итә. Дарья “Артек”ка путевка белән дә бүләкләнә.