Спас районында терлек азыгын әзерләү бара

2015 елның 5 июне, җомга
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында терлек азыгы хәзерләү буенча “Авангард” АҖ иң яхшысы дип табылды. Монда инде 400 тоннадан артык сенаж салганнар.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре кергән махсус комиссия тикшерү барышында терлек азыгын хәзерләү комплексына, шул исәптән яшел конвейерның эшенә, техниканың төзеклегенә һәм башка нечкәлекләргә игътибар бирде. Тикшерү агрофирма бүлекләрендә дә, крестьян (фермер) хуҗалыкларында да үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International