Болгар музей-тыюлыгына быел 42 мең кеше килгән

2015 елның 3 июне, чәршәмбе


Туристлык сезоны башланганнан бирле Болгар музей-заповеднигына кырык ике мең кеше килгән.
Ә барлыгы ел башыннан биредә алтмыш мең кеше булып киткән Бу үткән ел белән чыгыштырганда өч тапкырга артык. Бигрәк тә Татарстаннан, Ульяновск һәм Самара өлкәсеннән халык күп килә.

Туристларның күбесе автобусларда киләләр, якынча 800 кеше су транспорты белән килгән. Май аенда Болгар 2 теплоход һәм 6 метеор кабул иткән. Борынгы шәһәр буенча традицион экскурсия маршрутларыннан тыш башка программалар да күрсәтелгән. Мәсәлән, 1 майда “Данлы шәһәр” һәм 16 майда Берлинда барган сугышларны яктырткан “Ерактагы сугыш авазы” ( “Багратион” хәрби-тарихи реконструкция клубы) программалары тәкъдим ителгән, кыр кухнясы, хәрби әйберләрдән торган экспозиция күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International