Җитезләр җиңде

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
1нче шәһәр урта мәктәбенең яшь спортчылары 2003 елда туган укучылар арасында район беренчелегенә үткәрелгән ярышларда җиңеп чыктылар.

Ярышларда катнашкан алты команда ике группага бүленделәр, анда җиңүчеләр турнирның иң яхшы командасын билгеләде. Хәлиткеч ярышларда 1нче һәм 2нче шәһәр мәктәбе командалары очрашты. 1нче мәктәп командасы спортчылары 2:1 исәбе белән уңышка иреште (тупларны Антон Рачков белән Денис Пеньков кертте). Өченче урын өчен дә киеренке көрәш барды, монда кадетлар Кузнечиха мәктәбе укучыларын 5:0 исәбе белән җиңеп чыктылар. Ярышларда шулай ук Иске Рәҗәп һәм Антоновка мәктәбе укучылары катнашты.

Җиңүчеләргә грамоталар тапшырдылар. Кадет мәктәп-интернатыннан Максим Мельников иң яхшы туп кертүче, 1нче мәктәптән Дмитрий Мамонов иң яхшы капкачы дип танылды. Ул бер генә тупны да капкасына керттермәде.

Турнирны балаларны савыктыру үзәге оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International