Борынгы Болгарда кунакта

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Кичә безнең районга Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. Аның максаты – Болгар музей-заповеднигына килүче туристларга тагын да яхшырак шартлар тудыру өчен төзелә торган объектларны тикшерү һәм “Балалар Борынгы Болгар җирендә” дигән республика музыкаль марафонда катнашу.

Кунаклар арасында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министр урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев һәм башка рәсми затлар бар иде.

Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршылады һәм озатып йөрде.

Кунаклар иң әүвәл Идел яры буенда төзеләчәк ял скверы урынын карадылар. Ул Истәлек билгесеннән Хан сараена кадәрле территорияне биләп торачак. Бу тау бите, музей-тыюлыкның башка урыннары кебек үк, тарихи кыйммәткә ия, аны шул халәттә саклап калырга кирәк, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Биредә болгар мәгърифәтчеләре, галимнәр, шагыйрь һәм хакимнәр исеме язылган юл чите ташлары рәвешендә истәлек билгеләре куелачак.
Икенче объект – болгар һөнәрчеләре үзәге озакламый беренче туристларны кабул итә башлаячак. Биредә борынгы коралларның ничек ясалуы, һөнәрчеләр, йон тетүчеләрнең ничек эшләве белән танышырга мөмкин булачак. Соңрак килгән туристларга һәм күп санлы кунакларга тире эшкәртү, тимер кою, тимерчелек эше осталары, сөяктән кисеп төрле әйбер ясаучыларның эшен дә күрсәтәчәкләр. Бу үзәк территориясендә интерактив халыкара кыр археологиясе мәктәбе эшләячәк. Үзебезнең һәм чит ил белгечләренең Борынгы Болгардагы һөнәрчелек традицияләрен өйрәнү, төрле тикшерү үткәрү буенча эшләр алып баруы да планлаштырыла.

Кунаклар Хан сараен караганнан соң яңа кунакханә комплексы төзелүче урынга килделәр.

– Бу бик бик матур комплекс булачак, диде Минтимер Шәрип улы. – Аны төзү турында күптән уйладык, чөнки Борынгы Болгар белән бер көн эчендә генә танышып чыгып булмый...

Кунакханә ХIY гасырдагы тарихи Ак пулат рәвешендә төзеләчәк.

Сәфәрнең икенче өлеше – район мәдәният йортында узган “Балалар борынгы Болгар җирендә” республика музыкаль фестиваль-марафонда катнашу. Анда катнашучыларны сәламләп, Дәүләт Киңәшчесе традицияләрне торгызу күңеллеребезне тагын да чиста, пакъ итә, дип ассызыклады. Бу изге эшкә балаларның да тартылуы нык сөендерә, фестиваль киләчәктә дә үз сафларына күбрәк балаларны җәлеп итсен иде...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International