Спас районында язгы чәчү тәмамланып килә

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, кичәге көнгә сабан культуралары өчен билгеләнгән 18,4 мең гектар мәйданнарның 97 процентында чәчү үткәрелгән.

Бөртекле культуралардан сабан бодае 7 мең гектардан артыграк мәйданда чәчелгән. Арпа мәйданы бераз кимрәк, үткән ел белән чагыштырганда бөртек өчен үстереләчәк кукуруз мәйданы арткан – 1,8 мең гектар чәчеләчәк. Солы, борчак, вика мәйданнары да арткан. Техник культуралардан рапс 2 мең гектарны алып тора, ә менә көнбагыш мәйданнары шактый кимегән, 5400 гектарга чәчелгән һәм әле дә дәвам итә. Хуҗалыкларга кукурузны силоска, судан үләнен, күпьеллык үләннәр, карабодай, тары чәчәргә кирәк.

Александр Планин, Айсылу Мөхәммәтова, Ленар Гыйниятуллин, Дамир Хәмидуллин, Тәлгат һәм Шамил Шабановлар хуҗалыкларында язгы кыр эшләре оешкан төстә һәм яхшы сыйфат белән алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International