Компьютер аша язылырга мөмкин

2015 елның 3 апреле, җомга
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды.

Безнең район газетасына язылу бәясе артты: халык өчен ул 534 сум (редакция бәясе – 236,10 сум, почта хезмәте – 297,9 сум), оешмалар өчен – 549 сум (редакция бәясе – 251,1 сум, почта хезмәте – 297,9 сум) тәшкил итә.

Газета һәм журналларга (федераль, республика, район), шул исәптән безнең “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына да, почта бүлекләрендә генә түгел, ТР Дәүләт хезмәтләре порталының (uslugi.tatarstan.ru) “Подписка” хезмәте аша да язылырга була. Язылу өчен шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша банк картасы белән түләргә мөмкин. Шулай итеп, хәзер яраткан газета-журналларыгызга өйдән чыкмыйча гына да язылырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International