Пенсияләр артты

2015 елның 3 апреле, җомга
1 апрельдән районда 700 кешенең социаль һәм дәүләт пенсияләре 10,3 процентка артты.

Индексация инвалид балаларга, I, II һәм III группа инвалидларга, радиацион һәм техноген һәлакәтләрдә зыян күргән гражданнарга, инвалидлар һәм сугышта катнашучыларга икенче түләүләр, һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарына түләүләргә кагыла.

Моннан тыш, федераль льготникларга – сугыш инвалидларына һәм ветераннарына, хәрби бәрелеш ветераннарына, радиациядән зыян күргән гражданнарга һәм башкаларга ай саен түләнә торган акча 5,5 процентка артты. Андыйлар безнең районда 2365 кеше исәпләнә.

Пенсияләр һәм пособиеләрне индексацияләү өчен 753 мең сумнан артык акча кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International