Батыр хатын-кызларыбыз

2015 елның 3 апреле, җомга
Сугышта ирләр генә батырлык күрсәтә ала дигән ялгыш фикер яши. Ләкин Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар да үзләрен батыр сугышчылар, Ватанны саклаучылар итеп күрсәттеләр. Минем сугыш елларында зур батырлык күрсәтеп, сугышчан орденнар белән бүләкләнгән берничә хатын-кыз турында сөйлисем килә. Әлеге исемлектә герой исемен йөртергә хокуклы шундый 17 хатын-кыз бар. Алар барысы да Спас районында туган, я монда эшләп, фронтка ТАССРның Куйбышев һәм Кузнечиха хәрби комиссариатларыннан алынган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аларны тагын бер тапкыр искә төшерик...
Николай Марянин,
туган як тарихчысы.

Фронттагы шәфкать туташлары

Фронтта хатын-кызлар күбесенчә шәфкать туташлары булалар. Никольски авылыннан Антонина Петровна Филюшина да 19 яшен тутыргач санинструкторлар курсын тәмамлый һәм 1943 елда фронтка эләгә. 1944 елның май аенда аны Белоруссия фронтына җибәрәләр, ул Польша һәм Германияне азат итүдә катнаша, “Сугышчан батырлык өчен”, “Варшаваны алган өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1945 елда Антонина Филюшина 11нче Карпат буе гвардия танк корпусының 134нче аерым сапер Висла батальонында хезмәт итә. Германия җирендә Гросс Зильберг, Вангерин һәм Требнитц авыллары янында батырлыклар күрсәтә, Берлинда Постдамер-штрассе янындагы канал аша салынган күпердәге сугышта дошманның көчле уты астында яу кырыннан 37 яралы саперны алып чыга. Соңгы сугышта үзе дә яраланып, госпитальгә эләгә, ә комбат аны 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итә. Сугыштан соң Антонина Петровна Мәскәү туку фабрикасында тукучы булып эшли, намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була, ә Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Антонина Николаевна Гурьянова 1922 елда Балымер авылында туа. 1942 елның июль аенда Куйбышев район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Фронтта ул Белоруссия фронтының 48нче армиясендә 194нче Речицк укчылар дивизиясенең 108нче медицина-санитария батальоны санитаркасы булып хезмәт итә. Башта аны “Санитария хезмәте отличнигы” билгесе белән бүләклиләр. Ә 1943 елның 31 августында Антонина Гурьянова “Сугышчан батырлык өчен” медаленә тәкъдим ителә. Һөҗүмгә күчкәч, ул яралы сугышчыларны яу кырыннан ташып тора. 1944 елның 4 октябрендә, 25 һәм 26 октябрьләрендә Польша җирендәге Бобы, Пшемерово, Клешево-Нове авыллары өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Ә 30 һәм 31 октябрьдә, дивизия командирының күзәтү пунктында торганда, яралыларга ярдәм итүдә аеруча фидакарьлек күрсәтә. Гитлерчылар якынлашкач,
кулына корал алып, бер төркем солдатлар һәм офицерлар белән дошман атакасын кире кайтара. Нәтиҗәдә немецларның һөҗүме туктатыла, ә Антонина Гурьянованы 13 ноябрьдә Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итәләр.

Элемтәчеләр батырлыгы

Батыр хатын-кызларыбызның күбесе фронтта элемтәче булып хезмәт итә. Надежда Дмитриевна Шмелева – шуларның берсе. Ул Спас шәһәрендә 1921 елда туа, фронтка алынганчы Куйбышев район элемтә узелында телефонист булып эшли. 1943 елның июленнән 1нче Украина фронты составындагы 120нче укчы корпусның 956нчы аерым батальонында элемтәче булып хезмәт итә. 1944 елның июлендә – “Сугышчан батырлык өчен” медале, 1945 елның апрелендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Бүләкләү листында билгеләп үтелгәнчә, Бобр елгасы аша кичүдә һәм Белоруссиядәге Пола авылы өчен сугышларда дошман авиациясе һөҗүменнән соң эчке элемтә линияләре өзелгәч, Надежда Шмелева авиабомбалар шартлавы астында элемтә кабелен 8 урыннан ялгый һәм һөҗүм барышында командующийның штаблар белән элемтәсен тәэмин итеп тора. Аның сугышчан юлы Варшавада тәмамлана.
Сугыштан соң Надеҗда Дмитриевна кияүгә чыга һәм Лифантьева фамилиясен йөртә башлый, Куйбышев район үзәгендә почтада һәм ит комбинатында эшли. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан ул 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән дә бүләкләнә.

Өчкүл кызы Клавдия Георгиевна Трегубова да фронтта радист булып хезмәт итә, ул 1923 елда туа. Сугыш башлангач, Куйбышевта (хәзерге Самара) тизләтелгән курсларда укый. 1944 елның маеннан башлап башта Карелия, аннары 4нче Украина фронтларында сугышларда катнаша. Карпат, Чехословакия, Польшада сугышкан 126нчы җиңел тау-укчылар корпусының 901нче тау-артиллерия Печенг полкында радист була. 1945 елның 3 мартында Силезиядәге Лослау шәһәре өчен сугышта күзәтү пунктында торучы Клавдия Трегубова дошман снаряды шартлавыннан җиргә күмелә, шулай да ул дивизия командиры белән батарея командиры арасындагы элемтәне тәэмин итеп тора. Ә 8 апрельдә Одер елгасының көнбатыш ягында немецлар һөҗүмен кире кайтарганда, гитлерчыны юк итә. Җиңүне ул Берлин янында каршылый, ә берничә көннән аңа Кызыл Йолдыз ордены тапшыралар. Демобилизациядән соң Клавдия Георгиевна туган авылына әйләнеп кайта, “Трехозерский” совхозында бухгалтер булып эшли. 1995 елда шулай ук 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Бугровка авылыннан Надежда Федоровна Волкова фронтка Куйбышев хәрби комиссариатыннан 1942 елның май аенда, 18 яше тулгач алына. 9нчы армиянең 227нче Темрюк дивизиясе 777нче укчы Севастополь полкының элемтә ротасында башта радист, аннары элемтәче булып хезмәт итә. Сентябрь аенда ул Төньяк Кавказ фронтында яраланып, “Кавказ оборонасы өчен” медале белән бүләкләнә. 1943 елның 13 сентябрендә ул төп рациядә эшли һәм командованиенең һөҗүм итүче батальоннар белән ышанычлы элемтәсен тәэмин итә. Бу батырлык өчен “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Ә 1944 елның апрелендә Лесная биеклеге өчен барган хәрби операциядә Надежда Волкова полкның һәм батальоннарның команда пунктлары арасында телефон элемтә линиясен суза. Аны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. Иң зур бүләген – Кызыл Йолдыз орденын аңа 2нче Украина фронтында, Венгрия өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен тапшыралар, ул инде ефрейтор дәрәҗәсендә була. 4нче ноябрьдә Сольдок шәһәрен алганда Тиса елгасын кичеп, полк командирын элемтә белән тәэмин итә, ә 20 декабрьдә Балог авылына һөҗүм вакытында дошманның пулемет һәм артиллерия уты астында Ипель елгасы аша үткән элемтә линиясендәге өзелгән 4 урынны ялгый. Надежда Волкованы 1945 елның 27 мартында орденга тәкъдим итәләр.

Дан орденына лаек булучылар

Хатын-кызлар сугышчан бүләкләрнең иң зурысы булып саналган Дан ордены белән дә бүләкләнәләр. Кузнечихадан Анна Ивановна Питеркина шундыйларның берсе. Ул 1923 елда туа, 1942 елның августында Бөек Ватан сугышына алына. Белоруссия фронтының 13нче армиясе 27нче укчылар батальонында 379нчы аерым элемтә батальонының штаб ротасы телефонисты була. Сугышлар барганда аңа коммутатор янында 20шәр сәгать кизү торырга туры килә. 1943 елның октябрь аенда – “Сугышчан батырлык өчен” медале, 1944 елның сентябрендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Ә менә иң зур бүләген – 3нче дәрәҗә Дан орденын Анна Ивановна 1945 елның май аенда ала. Бүләкләү кәгазендә билгеләп үтелгәнчә, ул сугыш елларында хәрби шартларда 45 элемтә узелын сузуда ярдәм иткән. Ә 1945 елның 20 апрелендә ул чын батырлык күрсәтә. Бу көнне үзәк телефон станциясе бик каты артиллерия уты астында кала, тәрәзәләр ватыла, снаряд кыйпылчыклары аппаратураны җимерә. Тик ефрейтор Анна Питеркина коммутатор яныннан китмичә, корпус командованиесенең штаблар белән элемтәсен тәэмин итеп тора.

1942 елда ТАССРның Кузнечиха хәрби комиссариатыннан сугышка алынган Марина Дмитриевна Морозова да 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ул 3нче Белоруссия фронты 5нче армия составына кергән 157нче укчылар Неман дивизиясе 716нчы полкы радиовзводында радист булып хезмәт итә. 1944 елның 17 октябрендә Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Дошманның туктаусыз уты астында ул рациясе белән алга бара һәм командирлар арасында тоткарсыз элемтәне тәэмин итеп тора. Ике көннән соң Марина Морозова яралана, шуңа карамастан, сугыш кырыннан китми һәм фронтның бу участогында элемтәне өзми. 28 октябрьдә инде батыр радист кызны Дан ордены белән бүләкләү турында дивизия командиры приказына кул куела.

Җиңүдә аларның да өлеше бар

Фронтта хатын-кызлар ир-атлар эшен дә башкаралар. Мәсәлән, Ширбәт авылыннан Александра Григорьевна Прохорова фронтта кавалериягә эләгә. Ул 1922 елда туа, сугыш башланыр алдыннан Куйбышев райсоюзында статист-хисапчы булып эшли. 1943 елда икенче Украина фронтында сугыша. Ефрейтор, элемтәче-морзистка була. Сугышчан юллар буйлап Румыния, Венгрия, Чехословакия җирләреннән үтә һәм Җиңүне дә шушында каршылый. Күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Грон, Нитра, Вак елгаларын кичүе, Комарно, Шуран, Врабле, Братислава, Брно шәһәрләрен алуда катнашуы өчен Верховный Башкомандующий, Советлар Союзы Маршалы И.Сталинның рәхмәт хаты тапшырыла.

Демобилизациядән соң Александра Григорьевна Сталин исемендәге колхозда, сыра заводында һәм Куйбышев шәһәренең башка предприятиеләрендә бухгалтер булып эшли. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан аны 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 1996 елда – Жуков медале белән бүләклиләр.

Кызыл Йолдыз ордены сугыш вакытында иң күп бирелә торган бүләкләрнең берсе булган, аның белән безнең башка элемтәче кызларыбыз да:
Порфировкадан Ольга Ивановна Грачева (1943 ел), Иске Рәҗәптән Мәрьям Хәнәфи кызы Хәнәфиева (1944), Кузнечихадан Анна Николаевна Кутузова (1945), Красная Слободадан Александра Ильинична Изотова (1945), шулай ук Кузнечиха хәрби комиссариатыннан алынган Ефросинья Ивановна Романова (1945) һәм Ольга Спиридоновна Романова (1945) да бүләкләнгән. Кузнечиха хәрби комиссариатыннан алынган повар Ольга Петровна Якимова үлгәннән соң 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (1944). Ә менә Куйбышев хәрби комиссариатыннан алынган ветеринария хезмәте капитаны Клавдия Семеновна Сафронова һәм телефонист Анастасия Ивановна Чайцына сугыштагы батырлыклары өчен икешәр орден – Кызыл Йолдыз (1944) һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнары белән бүләкләнгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International