Футболчылар көч сынашты

2015 елның 3 апреле, җомга
Икенче урта мәктәпне яшь футболчылары 2004-2005 елда туган малайлар арасында мини-футбол буенча район беренчелегендә җиңү яулады.

Константин Баскаков, Никита Тимофеев, Евгений Жилин, Кәрим Нугаев, Александр Князев, Роман Кузнецов һәм Роман Феоктистовтан торган команда беренче уенда Иске Рәҗәп командасын, ә финалда – 1нче мәктәп футболчыларын җиңде. Өченче урын өчен көрәштә Иске Рәҗәп командасын җиңеп, балалар савыктыру-белем брү үзәге командасы бронза призер булды.

Өчкүл һәм Иске Рәҗәп командасы (тренерлары Олег Лисюк һәм Равил Шәфигуллин) призер була алмаса да, уенны оештыручылар аларның яхшы хәзерлеген билгеләп үтте.

Ә менә 4-5 апрельдә өлкән команда көч сынашырга тиеш. Бу көннәрдә “Олимп”та “Б” дивизионында өлкәннәр командасы арасында республика беренчелегенә зона турнирының беренче этап уеннары үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International