Өченче урынны алдылар

2015 елның 3 апреле, җомга
Спас тармак технологияләре техникумы студентлары респрубликаның урта һөнәри белем бирү студентлары арасында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру һәм наркоманияне профилактикалау буенча видеопрезентацияләр һәм видеороликлар республика конкурсында өченче урынны алдылар.

Роман һәм Семен Столяровлар укытучы Наталья Рачкова җитәкчелегендә “Безнең тормышта сәламәт яшәү” видепроектын хәзерләгәннәр. Жюри аларның эшен югары бәяләп, студентлар һәм җитәкче өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгән.

Арчада үткән “Республикада урта һөнәри белем бирү студентлары арасында спортның камиллеге” физкультура буенча олимпиадада катнашкан техникум командасы да өченче урынга чыккан.

Нина Данилина, Анастасия Клеменко, Тимур Саянов һәм Тимофей Еремин үзләрен төрле ярышларда яхшы яктан күрсәтеп (йөгерү, турникта тартылу, отжимание һәм башкалар), шәхси зачеттларда шактый күп очко җыйганнар. Алар диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International