Инвесторларга бездә дә эш җитәрлек

2015 елның 3 апреле, җомга
Инвестицияләр яки табыш алу максаты белән капитал кертү хәзерге заман экономикасының аерылгысыз өлеше. Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановның стратегиясе Татарстанга инвестицияләрне җәлеп итүне тәэмин итә һәм хәтта кризис шартларында да яңа производстволар ачарга һәм аларны үстерергә мөмкинлек бирә.
Бу безнең районга да хас күренеш, аның үсешен хәзерге вакытта инвестиция кертемнәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Безнең районда бу тармакта эшләрнең ничек баруы турында хәбәрчебез район башлыгы Камил Нугаев белән әңгәмә корды.

– Камил Әсгатович, сез ничек уйлыйсыз, безнең районда инвесторларга табыш алу мөмкинлеге бармы?

– Минемчә, хәзер безнең район инвесторларны аеруча җәлеп итәргә тиеш. Инвесторларның активрак эшләвен саннар ачык күрсәтә. Мәсәлән, 2014 ел өчен төп капиталга инвестицияләр җан башына якынча 47000 сум тәшкил итте, ә ике ел элек бу күрсәткеч якынча 7000 сум иде. Бу сизелерлек үсеш. Моңа безнең тарих-архитектура музей-тыюлыгының күзгә күренеп үсүе дә ярдәм итә. Туристлар саны арткан саен, инвесторларга акча кертү мөмкинлеге дә арта.
Хезмәт күрсәтү базарында мөмкинлекләр чиксез – төрле күңел ачу чараларыннан алып производствога кадәр һәм әкренләп бу тармак үсеш ала. Бик тиз булмаса да, алга китеш сизелә.

– Туризм өлкәсендә нинди эшләр башкару күздә тотыла, чөнки Болгар музей-тыюлыгы безнеке генә түгел, ә илкүләм әһәмияткә ия булган тарихи һәйкәл һәм табыш чыганагы да.

– Шуларны исәпкә алып, быел Идел буенда кунакханә төзи башларга җыенабыз. Бу туристларга Болгарга бер көнлек экскурсиягә генә түгел, ә берничә көнгә килергә, шәхси эшмәкәрләргә төрле эшчәнлекне үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, велосипедта сәяхәт, балык тоту, Иделдә җилкәнле һәм ишкәкле көймәләрдә йөрү һәм башка күңел ачу чаралары оештырырга була. Әлегә монда эшләр башланмаган, ләкин тиздән моңа алынучылар да күп булыр дип ышанам. Бу сувенир продукцияләрен җитештерүне киңәйтергә, җәйге кафелар оештыруга, төрле сулар, туңдырма сату урыннары булдыруга этәргеч бирәчәк. Безгә килә торган кунакларны тиешле шартлар белән тәэмин итеп, моннан табыш алырга теләсәк, алда башкарасы эшләр бик күп әле...

– Безнең район авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, инвесторлар өчен бу тармакка һәм башка бик күп тармакларга капитал кертү мөмкинлеге бардыр...

– Һичшиксез, хәзер дә күпләр инде бу эш белән уңышлы шөгыльләнә: шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсә, гаилә фермалары төзелә. Яңа чәчү комплекслары, таркторлар сатып алына. Хәзер инде сөт эшкәртү һәм үзебезнең сөт продукциясен җитештерү буенча предприятие, шулай ук төрле ярмалар җитештерүче предприятие ачу мәсьәләсе күтәрелә. Бу мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр дә бар.

Инвесторларга капитал кертү өчен тагын бер файдалы тармак бар – ул балык эшкәртү. Без Идел буенда яшибез, балыкчылар бригадалары бар, ләкин күп очракта бу балыкны районнан читкә чыгарып саталар. Моны булдырмас өчен без балык эшкәртү буенча махсус цех ачарга карар кылдык, анда балыкны тозлап, киптереп, ыслап булачак, ә аннары балык ярымфабрикатлары да эшләп чыгарырга исәп бар. Безнең промышленнсть мәйданчыгында бу эшкә тотынучы да бар.

Сәнәгать мәйданчыгы әкренләп үсә торган яңа объект. Аның территориясендә урнашкан цехларның берсендә бетон блоклар һәм тимер-бетон боҗралар эшләп чыгарыла. Тиздән башка резидентлар монда агач эшкәртү (кисү, цилиндрлау, бура ясау), тимердән төрле әйберләр чүкеп ясау, шифалы үлән чәйләрен (фиточай) капларга тутыру белән шөгыльләнә башлаячак.

Ә агымдагы ел ахырында ит эшкәртү цехы – “Спас казылыклары” ҖЧҖ ачу күздә тотыла. Бүгенге көндә инвестор монда 100 миллион сум акча керткән. Хәзер казылык һәм ит ярымфабрикатлары ясау өчен кирәкле җиһазларның соңгылары сатып алына.

Моннан тыш, Полянкада дөя фермасы төзеп, дөя йоны һәм сөтен җитештерә башлау күздә тотыла. Күптән түгел генә шәһәр эшмәкәрләренең берсе макарон ризыклары чыгара башлады. “Болгар ХПП” җәмгыяте территориясендә көнбагыш мае һәм көнбагыш түбе (жмых) ясау буенча цехка җиһазлар сатып алу турында мәсьәлә хәл ителә...

– Шулай итеп, инвестицияләр теләсә кайсы тармакны үстерергә мөмкинлек бирә. Моның өчен тагын ниләр эшләргә кирәк, чөнки эш бит акчада гына түгел?
– Әйе, моның өчен беренче чиратта инициатива, эшкә теләк, булдыклылык кирәк. Моннан башка бернинди проект та тормышка ашырыла алмый. Эшкә чынлап торып тотынган кешегә без һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер.

Дөрес, республиканың Казан, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрендә инвестицияләр күп кертелә, тик без дә бер урында гына тормыйбыз һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Иң мөһиме, илдә икътисадый шартлар киеренке булуга карамастан, халык республика хөкүмәтенә, аның лидеры Рөстәм Нургали улы Миңнехановның инвестицияләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән стратегиясенә ышана.

«Алабуга» махсус икътисади зонасында «Хаят Кимья» заводы ачылуы турында «Атна вакыйгалары»нда укыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International