Хезмәтләрен хөрмәтләп

2015 елның 3 апреле, җомга
Район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Осокин Валерий Николаевич, район башкарма комитеты җитәкчесе – озак еллык фидакарь хезмәте һәм Спас районы үсешенә керткән өлеше өчен;

Галимова Гөлчирә Җиһангәрәй кызы, Болгар санаторий мәктәп-интернат тәрбиячесе – класс коллективын туплауга зур тырышлыгы, җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен;

Прокофьева Ирина Владимировна, Болгар санаторий мәктәп-интернатның шәфкать туташы – үсеп килүче буынны савыктыру буенча озак еллык намуслы хезмәте өчен;

Рязанов Михаил Анатольевич, “Агрохим” ҖЧҖ директоры – авыл хуҗалыгы системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен;

Гурьянов Александр Вячеславович, Болгар санаторий мәктәп-интернат котельныеның газ операторы – җылылык белән тәэмин итү һәм газ котельныен тоткарсыз эшләтү буенча озак еллык тырыш хезмәте өчен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International