Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Чыгышлары үзенчәлекле, мавыктыргыч булды
2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Күптән түгел район Мәдәният йорты сәхнәсендә санаторий мәктәп-интернат коллективы отчет концерты белән чыгыш ясады.
Гадәттә, нинди дә булса бәйрәмгә, истәлекле датага багышланган концертлардан без шул темага багышланган чыгышлар көтәбез.
Ә менә санаторий мәктәбе коллективының чыгышы үзенчәлекле булды. Концерт программасы Көлке көненә туры килә торган итеп төзелгән иде, шунлыктан юмористик номерлар, мәзәкләр күп булды.
Концерт башлануга ук залда утырган берничә кеше мәзәк призларга ия булды. Бүләкләр зур булмаса да, барыбер кеше күңелен күтәреп җибәрде.
Аннары “Коммуналь фатир” дигән тамаша башланып китте. Мондый фатирда тормышның ничек баруын һәркем яхшы белә: бетмәс-төкәнмәс низаглар, бәхәсләр бер-берсенә ярдәмчеллек хисе, авыр минутларда ярдәмгә килү омтылышы белән үрелеп бара. Санаторий мәктәбе үзешчәннәре дә моны үзләре куйган тамашада ачык күрсәттеләр.
Венера һәм Сергей Журавлевлар, Галина Бухалова, Гүзәл Сәгыйрова һәм бөтен җиргә өлгерүче Бибинур апа ролендәге Гөлчирә Галимова башкаруындагы персонажлар “коммуналка”да яшәүчеләрнең тормышын көлкеле дә, җитди дә итеп күрсәтә белделәр. Тамаша күренешләре музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Агата Спирькова, Марина Игнатьева, Николай Еликов, Ирина Прокофьева, Ксения Колчина, Анастасия Артюшина, “Сеспель” ансамбле, укытучылар хоры башкаруындагы җырларны тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Концертта рус, татар һәм чуаш телендә җырлар яңгырады. Татар халык, моряк биюләре, “Кадриль” беркемне битараф калдырмады.
Безнең тормышта хәзер бик сирәк була торган мәзәк, уен-көлке белән ике сәгать вакытның үтеп китүе сизелми дә калды. Шулай итеп, күптән түгел үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән санаторий мәктәп коллективы эшли дә, башкаларга күңел күтәренкелеге бүләк итеп, күңелле ял да итә белә.
– Бу коллективның отчет концертын без махсус Көлке көненә туры китереп сайладык, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, тамашачылар алдындагы чыгышында. – Аларның иҗади мөмкинлекләре зур икәнен беләбез. Юмор, уен-көлке, күтәренке кәеф бүләк итүегез өчен рәхмәт сезгә!
Район Мәдәният йортында булган тамашаларның берсен дә калдырмыйча йөргән бер ханым да үз фикерен әйтте.
– Коллективның чыгышы бик ошады, – диде ул. – Дөресен әйткәндә, концерт шундый кызыклы, үзенчәлекле булыр дип көтмәгән идем. Артистлар безгә рәхәтләнеп көләргә, дөнья мәшәкатьләрен онытып торырга ярдәм итте...
Гадәттә, уен-көлке яшәгән, дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөргән коллективта эшләр дә гөрләп бара...
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз