Сайлаган һөнәренә тугры калды

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Иске Рәҗәптә яшәүче мал табибы Гомәр Галимов турында “үз эшенең остасы” дип икеләнмичә әйтергә була. Бу һөнәргә ул утыз елдан артык гомерен багышлаган.

Моннан күп еллар элек бу һөнәрне сайларга аңа бер очрак этәргеч биргән. Тельман исемендәге колхозда тракторчы булып эшләгәндә ул буш вакытында еш кына дуңгыз караучы әнисенә ярдәм итә. Ул чакны дуңгызчылык комплексында биш меңнән артык дуңгыз исәпләнә. Һәр терлекчегә йөз илле–ике йөз баш терлек карарга туры килә. Шунлыктан егет әнисенең эшен җиңеләйтү өчен фермага килеп йөри.

Яшь тракторчының терлекләрне карауда осталыгын күзәтеп торган колхоз зоотехнигы Наил Хәйруллин аңа ветеринарга укырга керергә киңәш бирә. Тәҗрибәле белгеч япь-яшь егетнең осталыгын да, хайваннарны яратуын да вакытында күреп ала белә.

Шул ук җәйдә Гомәр Рәшит улы документларын Буа ветеринария техникумына тапшыра, ә көзен, туганнары белән хушлашып, укырга чыгып китә. Уку аңа шактый җиңел бирелә, укытучылар да үз теләге белән бу һөнәрне сайлап алучыларга хөрмәт белән карыйлар.

Аннары гөрләп барган алдынгы хуҗалыкта эшли башлый. Дуңгызчылык комплексында ул чорда алты мең чамасы дуңгыз баласы исәпләнә, моннан тыш, өч мең ярым сарык, өч меңгә якын сыер һәм йөзләп ат тоталар. Хуҗалыкта эшләгән өч ветеринария фельдшерына мәшәкатьләр җитәрлек була. Февраль аенда эмкар, себер түләмәсе кебек куркыныч авыруларга каршы прививкалар ясау башланып китә, дуңгызларга исә рожа һәм чумага каршы вакцинация ясыйлар.

Һәр фельдшер үз эшен башкарудан тыш, прививкалар ясауны да контрольдә тотарга тиеш. Ә кайбер терлекләр укол кадауны авыр кабул итә, шунлыктан бу процедураларны үткәрү белгечтән зур осталык сорый. Шуңа күрә ветеринар элек-электән күбесенчә ирләр һөнәре булып саналган да...

Сыерлар бозаулый башлагач, һәр сыерны бозаулату, аннары аларны ясалма орлыкландыру башлана, болар туктаусыз дәвам итә торган эшләр. Белгечләрне тырышып эшләве яхшы нәтиҗәләргә китерә, хуҗалыкта терлекләрнең күпләп үлүенә юл куймыйлар. Нинди дә булса куркыныч авыру килеп чыкса (мәсәлән, 1987 елда мөгезле эре терлек туберкулезы килеп чыга), аны шунда ук тиешле чараларны күреп, юк итәргә тырышалар. Авыру терлекләрне башта аерым бинага карантинга, аннары сугым пунктларына җибәрәләр.

Хуҗалыкта туплаган тәҗрибәсе Гомәр Рәшит улына киләчәктә дә бик кирәк була. Шунлыктан озак еллар хезмәт куйган колхоз таркалгач, тәҗрибәле белгеч эшсез калмый. Хәзерге вакытта ул Кузнечиха ветеринария дәваханәсенә җитәкчелек итә. Аның кул астында тагын өч кеше эшли.

Шушы кечкенә генә коллектив унбер авылга хезмәт күрсәтә. Хуҗалыклар өчәү генә – Хәмидуллин (Иске Рәҗәп), Федоренко (Кузнечиха) һәм Минһаҗев (Дала Йорткүл) крестьян (фермер) хуҗалыклары, аларда дүрт йөз баш чамасы мөгезле эре терлек исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда бүгенге көндә ике мең ярым мөгезле терлек бар. Иң күп терлекне Иске Рәҗәп, Иж-Борискино, Йолдыз һәм Урта Йорткүл авыллары халкы тота.

Күп кешеләр өчен терлек тоту бүгенге көндә бердәнбер табыш чыганагы булып тора. Гомәр абый сүзләренә караганда, кеше ялкауланып ятмаса, шәхси хуҗалык исәбенә гаиләне тәэмин итеп торырга була. Иске Рәҗәп халкы хәзер элеккечә терлек симертеп сату белән түгел, ә савым сыерлар асрау белән шөгыльләнә. Сөтне авылда литрын 19 сумнан җыялар. Шулай итеп, көн саен гаилә кассасына шактый күләмдә акча керә.

Гомәр Галимов үз дә гомере буе сыерлар, үгезләр, кош-корт асраган. Тик хәзер, балалары үсеп, читкә таралышкач, кәҗәләр һәм коллыннар гына калган. Колыннарны ул иткә симертә, аны халык бик теләп ала. Моннан тыш, ди Гомәр абый, колыннар бик акыллы һәм талымсыз хайван, аларны карау авыр түгел. Атлар беркайчан артыгын ашамыйлар, әгәр аңа капчыгы белән солы куйсаң да, ул үзенә кирәкне генә ашый. Асларын да аена бер тапкыр алыштыру җитә.

Утыз ел эчендә ветеринар вазифасына үзгәрешләр кермәгән диярлек. Дәваханә белгечләре авыруларга диагностик тикшерүләр үткәрәләр, терлекләргә тиешле вакцинация ясыйлар. Соңгы елларда котыру авыруына каршы прививканы еш ясарга туры килә. Мәсәлән, узган ел Кузнечиха һәм Фадеевкада шәхси йортларның ишек алдына котыру авыруын таратучы төлкеләр кергән. Прививканы хуҗалыктагы терлекләргә дә, кешеләргә дә ясарга туры килгән.

Ә 2005 елда Урта Йорткүлдә иллеләп сыер лейкоз белән авырый башлаган. Бик кызганыч булса да, хуҗаларга сыерларын иткә тапшырырга туры килгән...

– Эштә кыен вакытлар да аз түгел–, ди ул,– сыерларда кайвакыт бозаулаганнан соң парез була, аны коткару өчен барысын да эшлисең. Бер сәгать элек кенә селкенмичә яткан сыер торып, печәнгә үрелә башагач, күңелләр күтәрелеп китә. Ә еш кына сыерларның авыруында хуҗалар үзләре гаепле була. Мәсәлән, парез комбикормны күп ашату сәбәпле, организмда кальций җитмәгәннән була. Сыерларны ясалма орлыкландыруны да беркемгә ышанып тапшырмыйм. Сәламәт, нык бозау дөньяга килү – үзенә бер шатлык ул...

Быел Гомәр Рәшит улы ветеринария берләшмәсе исеменнән район алдынгылар слетында катнашты. Аңа Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Үз эшенә гомере буе тугры калган бу белгечкә киләчәктә дә уңышлар телибез. Аның зур теләге бар, туган авылы Иске Рәҗәптә ветеринария даруханәсе ачылса, ветеринарлар өчен генә түгел, авыл халкы өчен дә зур сөенеч булыр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International