Шәһәр урта мәктәбе укучылары Степан Байсков һәм Динар Җиһаншин КФУның Алабуга институтында үткән робототехника буенча өченче республика ачык ярышларында катнашкан өчен III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
“Регата” балалар техник иҗат станциясенең робототехника берләшмәсе вәкилләре “Сумо. Йөри торган роботлар” номинациясендә (кече төркем) катнаштылар. Яшь конструкторлар өч бәйгедә сынатмыйча, көндәшләрен рингтан чыгара алдылар.
Укучыларның уңышында берләшмә җитәкчесе Николай Фроловның да өлеше зур.