Тантанада катнаштылар

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Борюшкиннар педагогик династия вәкилләре Казанда “Хәйрияче-2014” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырылдылар, тантана Казанда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте.

Бу гаиләнең хезмәт юлы узган гасырның егерменче елларында башланган, ә гомуми педагогик хезмәт стажы өч йөз елдан арткан. Хәзерге вакытта династия традицияләрен Людмила, Сергей һәм аның хатыны Галина Борюшкиннар дәвам итә. Төрле елларда Никольск, Антоновка һәм Куйбышев урта мәктәпләренә җитәкчелек иткән әниләре Нина Ивановна да алар белән шушы бәйрәмдә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International