Бюджет буенча отчет расланды

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Кичә район Советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы бүлеге җитәкчесе урынбасары Ришат Хафизов катнашты.

2014 елда район бюджетын башкару турында доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Ул райондагы барлык тармакларның эшчәнлеген яктыртты, киләсе чорга бурычлар билгеләде һәм салымнарның барлык төрләре буенча бурычларны капларга кирәклегенә тукталып үтте. Бюджетның чыгым өлешендә бюджет дисциплинасын ныгытып, акчаны нәтиҗәле куллану өстендә эшләүне дәвам итәргә кирәк.

Агымдагы елда хезмәт хакы һәм беренче чираттагы чыгымнарны финаслауга зур әһәмият биреләчәк, дип билгеләп үтте докладчы.

Отчет буенча экспертиза һәм бюджет тармагында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре белән районның контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Тюнев таныштырды. Ул отчетның барлык нормаларга туры килүен билгеләп үтте һәм депутатларга аны хупларга тәкъдим итте. Фикер алышудан соң отчет расланды.

Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр тикшерелде һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Район башлыгы Камил Нугаев сессия эшенә йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International