Әкренләп укучылар үзләре өчен кирәк мәгълүматларны табарга, аларны нәтиҗәле файдаланырга өйрә-нәләр, ә бу белем бирү процессы өчен бик кирәк. Мондый дәресләр еш кына балалар китапханәсе белән берлектә үткәрелә. Алар КВН, тарихка сәяхәт, викторина, практикум һәм башка формада булырга мөмкин.
– Яңа мәгълүмат технологияләрен куллану безгә басма әдәбият белән генә түгел, электрон мәгълүматлар белән дә эшләргә мөмкинлек бирә, – ди Татьяна Анатольевна. – Бу безнең дәресләрне тагын да кызыклырак, нәтиҗәлерәк итә. Дәресләрдә слайдлар күрсәтәбез, шулай ук төрле темаларга компьютер презентацияләре җыентыгы, махсус тренажерлар бар. Алар ярдәмендә без укучыларга мәгълүмат бирүне тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк ясыйбыз һәм бу укучылар арасында китап уку белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итә.