Валерий Кирюшин бик күптәннән, яшүсмер вакыттан аучылык белән мавыга. Бу аңа нәселдән күчкән...
Валерий Николаевичның әнисе ягыннан бабасы Михаил Иванович Кузнецов тәҗрибәле һәм оста аучы булган. Сугышка кадәр ул ауга йөреп, гаиләсен туендырып, кирәк вакытта сакчы да булган, кешеләрдән түгел, ә ул чорда урманнарда күпләп үрчегән бүреләрдән сакларга туры килгән. Ул елларда бүреләр азык эзләп авылга еш кергәннәр.
Михаил Иванович бүреләр ауларга еш чыккан. Гадәттә, зур бүреләр белән бергә аучылар аларның балаларын да юк иткәннәр. Бервакыт бабасы бүре балаларын кызганып, өенә алып кайткан һәм өйалдына ябып куйган. Ана бүре берничә төн нигезне тырнап улап йөргәннән соң, сарайдагы бозауны ботарлап китеп бара...
Бабасы сугышта һәлак була, ләкин аның истәлеген дәү әнисе кадерләп саклый. Беренче тапкыр ауга унике яшьлек Валерий Кирюшин абыйсы Владимир белән чыга. Әтиләре аучы булмаса да, өйләрендә сакланган бер көпшәле ау мылтыгын әти-әнисе малайларга ышанып тапшыралар. Ауның барлык нечкәлекләренә төшенү өчен аларга шактый вакыт кирәк була әле...
Билгеле булганча, күчмә кошларга ау сезоны апрель аенда башланып китә. Сезон җиткәч, абыйлы-энеле Кирюшиннарның ауга барыр өчен дәрестән дә качып киткән чаклары була. Аларны уналты яшьтә генә бирелә торган ау билетының булмавы да туктата алмый. Сазлыкта кыргый кошларны алар таң алдыннан саклап тора башлыйлар. Зур авырлык белән таныш-белешләреннән ясалма “үрдәк” сатып алалар. Ауда ансыз булмый. “Үрдәк”не камышлар арасында калдыралар, ул үзенең тавышы белән башка киек кошларны җәлеп итә. Егетләргә мылтыкны төзәп атарга гына кала. Үзенең беренче үрдәген Валерий ундүрт яшендә атып алып кайта. Ул чактагы шатлык һәм горурлык хисен әле дә оныта алмый...
Кышын беренче кар төшкәч куяннар аулый башлыйлар. Монда да үз нечкәлекләре бар икән. Эзләрен оста бутап, унар метр сикергән куянны эләктерү җиңел булмый. Ә менә төлкене, билгеле булганча, эт белән ауларга кулай икән. Шул максаттан алар кечкенә ау эте алып кайталар һәм аны ауларга өйрәтә башлыйлар. Бер-ике елдан Бой менә дигән ярдәмчегә әверелә. Соңрак Кирюшиннар бары тик ау этләре генә асрыйлар.
Яхшы физик хәзерлеге, ату осталыгы Валерий Николаевичка армия хезмәтендә дә нык ярдәм итә. Ауда чыныгып үскән егетне аркага вещмешок киеп, кулга автомат тотып күп километрлар дәвам иткән марш-бросоклар да, көчле буран, эсселек, салкыннар да куркыта алмый.
Валерий Николаевич уналты елдан артык район аучылар җәмгыяте рәисе вазифасын башкара. Билгеле, бу зур җаваплылык таләп итә торган эш. Ел саен аучылар егерьләр белән бергә кыргый дуңгызлар, пошилар санын ала. Ә кышкы чорда элек тә, хәзер дә аучылар урман җәнлекләрен һәм хайваннарны туендыру өчен махсус урыннар ясыйлар. Алар күбесенчә тыюлык зонасы урнашкан Ржавец урманында урнаштырылган. Пошилар һәм кабаннар өчен монда ашлык, печән, куяннар өчен тоз алып киләләр. Бу урман җәнлекләрен азык табу өчен авыр вакытларда саклап калу өчен кирәк.
– Быелгы кыш алар өчен авыр булды, – ди Валерий Николаевич. – Кар төшкәнче үк көчле салкыннар башланды, шунлыктан җир катты. Мәсәлән, декабрь һәм гыйнвар айларында кабан дуңгызлары әле түзә ала, ә менә февраль-мартта кар астыннан азык таба алмаганлыктан, алар ач торалар. Киресенчә, бу чорда аларга әйбәт тукланырга кирәк, чөнки апрель аенда ана дуңгызлар балалый башлый. Кыр кәҗәләренең каты кардан тояклары җәрәхәтләнә, шунлыктан алар азык эзләп ерак җирләргә китә алмыйлар...
Бу кышта Валерий Кирюшин пенсионер Владимир Дорофевнин белән бергә берничә тапкыр снегоходларда туклану урыннарына кукуруз, ашлык фуражы, ипи илткәннәр.
Валерий Николаевич сүзләренә караганда, узган гасырның сиксәненче елларында район аучылык җәмгыяте өч йөз илледән артык кешене берләштергән. Хәзер алар саны ике тапкыр кимегән. Тәҗрибәле аучы фикеренчә, эш рөхсәт кәгазе артыннан йөрүдә һәм мылтыкның кыйммәт булуында түгел, ә яшьләрнең битарафлыгында, аларның Интернеттан аерыла алмауларында, ялкаулыкта, эчкчелеккә тартылуда. Ләкин ата-бабаларыбыздан килгән борынгы кәсеп – аучылык белән мавыгу бездә һаман да яши әле.