Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Башкаларга күрергә язмасын...
2015 елның 27 марты, җомга
Балачакны без иң ваемсыз, күңелле вакыт дип әйтергә күнеккән. Ләкин бала вакытлары сугыш елларына туры килүчеләрнең берсе дә болай дип әйтми.
Сугыш башланганда Тамара Егоровага нибары биш яшь була. Ә сеңелләренең берсенә өч яшь, икенчесе ике айлык кына була.
Алар Иж-Борискино авылында яшиләр. Кырык икенче елның июнь ахырында әтиләрен хәрәкәттәге армиягә алалар. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша, сугыш беткәндә генә яралана һәм кырык бишенче елның апрелендә демобилизацияләнә. Ни кызганыч, ул Бөек Җиңүгә берничә көн генә калгач вафат була. Хатыны Анна Афанасьевна белән дә күрешергә насыйп булмый: аны кырык икенче елда бер килограмм ашлык урлаган өчен кечкенә балаларын да исәпкә алмыйча, өч елга төрмәгә утырталар.
Тамара Игнатьевна ул елларның авырлыгы турында әле дә тыныч кына сөйли алмый. Ачлыктан тилмергәннәрне сүз белән әйтеп аңлата торган түгел, дип искә ала ул. Атнага бер тапкыр күрше авылларга хәер сорашырга да йөрдем, игелекле кешеләр я бәрәңге, я башка берәр ризык бирәләр иде, дип сөйли.
– Хәзерге буынга мондый хәлләрне күрергә язмасын, – ди Тамара Игнатьевна. – Без балачакны күрмәдек тә...
Кызлар әтисенең әнисе Аксинья әби белән яшиләр. Авыр елларда ул аларны исән-имин саклап кала алган. Бервакыт, дип искә ала Тамара Игнатьевна, безгә хакимият вәкилләре килеп, балаларны Куралово балалар йортына җибәрмәкче була. Ләкин әбиләре балаларны беркемгә дә бирми. Башка андый тәкъдим белән килүчеләр булмый.
Кырык бишенче елның июнь аенда, ниһаять, әнисе төрмәдән кайта. Тормыш азрак җиңеләеп киткәндәй була. Ләкин барыбер авырлыкларны аннан соң да күп күрәләр. Мәсәлән, мәктәпкә йөрисе урында колхозда эшлиләр, чөнки бер елга сигез йөз хезмәт көне эшләргә кирәк. 1953 елда аны күрше малае үзе белән мәктәпкә чакыра. Шулай итеп, Тамара Игнатьевна дүрт класс тәмамлый ала.
Башка укырга мөмкинлекләре булмый, бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килә. Тамара Игнатьевна плугарь да була, урман кисүдә дә эшли, ат җигеп комбайннардан ашлык та ташый. Сеңелләрен аякка бастырырга, әнисе, дәү әнисе турында да кайгыртырга кирәк. Шунлыктан тормышка да соңга калып чыга. Ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Петровичның ул вакытта инде дүрт баласы була. Ике олы баласы бу вакытта гаилә корып аерым яшиләр, тиздән өченче кызы да тормышка чыга. Алар белән унике яшьлек кече уллары гына кала. Уртак балалары – Наталья белән Сергей туа. Шулай итеп, гаилә мәшәкатьләре белән утыз ел гомер сизелмичә дә үтеп китә. Изге күңелле, уңган-булган хатынын ире гомере буе хөрмәт итеп яши.
Ә Тамара Игнатьевна барысына да өлгерә: өен дә тәртиптә тота, эшкә йөрүен дә дәвам итә. Унике ел буе “Заря” колхозында сыер савучы булып эшли.
– Группадагы унике сыерны кул белән сава идек, – дип сөйли ул. – Куллар бик арыса да, машина белән савудан барыбер әйбәтрәк инде. Бездә дә шундый аппаратларны куллана башлагач, сыерларны бик кызгандым, сөтне дә ахырга кадәр биреп бетермиләр иде. Шунлыктан бозау караучы булып күчтем...
Бозау караучы булып егерме елдан артык эшли Тамара Игнатьевна, аннары сарыклар карый. Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә. Терлекчелектә ирешкән уңышлары, намуслы хезмәте өчен юбилей медальләре, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ә җитмешенче елларда Тамара Игнатьевнаны Кара диңгезгә юллама белән бүләклиләр.
Инде егерме елга якын Тамара Игнатьевна ялгыз яшәсә дә, балаларының даими игътибарын тоеп тора. Гаиләсе белән Иж-Борискинода яшәүче улы өенә газ һәм су кертеп, тәрәзә рамнарын алыштырырга ярдәм иткән. Кызының гаиләсе дә күрше Кузнечиха авылында яши. Тамара Игнатьевнаның өч оныгы бар һәм тагын берсе язын армиядән кайтырга тиеш.
Хәзер тормыштан зарлана торган түгел. Ләкин яшьлек хатирәләренең берсе дә онытылмый. Авыр сынаулары, шатлык-кайгылары белән тормышның үтүе сизелми дә калган. Ярый әле, хәзерге тормышларыбыз әйбәт, мул яшибез, дип шатлыгы белән уртаклаша ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз