Экология икеайлыгы игълан ителде

2015 елның 27 марты, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык буенча санитария-экология икеайлыгы игълан итү турында карар чыгарды.

Шул ук карар белән икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаб оештырылды, комиссия составы расланды. Районда санитария-экология торышын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар планы эшләнгән. Ул оешма һәм учреждениеләргә караган территорияләрне чистарту буенча өмәләр үткәрү, контейнерлар һәм шундагы мәйданчыкларны ремонтлау, юл тирәләрен, урман полосаларын чүп-чардан чистарту, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, шәхси торак секторында йорт яны территорияләре буенча рейдлар үткәрү һәм башкаларны күздә тота.

Чисталык урнаштыру чараларында һәркем катнашырга тиеш, чөнки тирә-якның чиста, уңайлы булуы үзебез өчен дә күңелле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International