Мәскәү күргәзмәсендә – борынгы Болгар

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Мәскәүдә үткән ике күргәзмәдә музей-тыюлык хезмәткәрләре борынгы Болар ядкарьләрен күрсәткәннәр.

Аларның берсе “Крокус Экспо” күргәзмә үзәгендә оештырылган, борынгы Болгар ядкарьләре белән Татарстан стенды таныштырган, кызыксынган кешеләрнең сорауларына Лилия Сафина белән Гөлнара Бирюкова җавап биргән. Бу күргәзмә белән беррәттән, “Экспоцентр” үзәк күргәзмә комплексында “Сәяхәт һәм туризм” егерме икенче Мәскәү халыкара күргәзмәсе оештырылган. БГИАМЗ хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән презентация оештыру комитеты тарафыннан югары бәяләнгән һәм сертификат белән билгеләп үтелгән. Моннан тыш, узган чара кысаларында Россиянең шактый төбәкләреннән килгән туроператорлар белән элемтә урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International