“Раздолье”да ял итәләр

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Безнең районнан унөч укучы язгы каникул вакытында Чистайның “Раздолье” дәвалау-савыктыру комплексында ял итә.

Лагерьгә түләүсез юлламаларны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы биргән. Бу юлы түләүсез дәүләт ярдәменнән файдалану хокукы Никольскидагы аз керемле гаиләләргә (ун кеше) һәм ведомствоара патронажында булган өч шәһәр баласына бирелде.

Лагерь өчен документлар җыю һәм сәяхәтне оештыру мәшәкатьләрен “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үз өстенә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International