Юридик ярдәм күрсәтелде

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Узган җомгада Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде, нәтиҗәдә белгечләргә үз сораулары белән алты кеше мөрәҗәгать итте.

“Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүлмәсендә бу көнне нотариус Рузанна Хантемирова, адвокат Рәшит Нурсафин һәм район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин консультацияләр бирде. Юристларга кешеләр тузган торакны теркәү һәм аннан күченү, качакларга ярдәм күрсәтү, алиментлар түләттерү һәм башка күп кенә башка сораулар бирәләр. Һәр сорау тикшереләчәк, аны хәл итү өчен чаралар күреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International