Республика бүләге – музей-тыюлыкта

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Кичә Болгар музей-тыюлыгында төрек солтаны Сөләйманның күрсәтмәсе буенча язылган Коръән китабының төгәл күчермәсен саклау өчен Истәлек билгесенә тапшыру тантанасы булды.

Бу бүләкне Татарстан Республикасына Төркия Республикасының Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Мехмет Гермез тапшырган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге изге китап Борынгы Болгарда сакланырга тиеш, дигән фикергә килгән.

Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре алып килгән китапны Спас районы башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Тюнев, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов кабул итеп алдылар.

Коръән китабы Истәлек билгесендә махсус әзерләнгән урынга куелачак. Төрек солтанының әлеге бүләге белән тыюлыкка килүче кунаклар кызыксынып таныша алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International