Эштә дә, тормышта да үрнәк

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Финанс–бюджет палатасының хисап һәм отчет бүлеге җитәкчесе урынбасары Любовь Вакурова грамоталы белгеч, җаваплы хезмәткәр һәм киң күңелле кеше буларак хезмәттәшләренең ихтирамын казанган.

Ул үзенең гадилеге, олы җанлы һәм ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Бу һәм башка мөһим сыйфатларның файдасын тормышта күп күргән ул.

Любовь Викторовна Казандагы учет–кредит техникумында укып йөргән елларны әле дә хәтерли. Биредә белем белән бергә бухгалтерлык учеты буенча беркадәр тәҗрибә дә туплаган. Беренче курста укый башлаганда ук инде студентлар банкларда һәм башка оешмаларда штаттагы хезмәткәрләр белән бергә эшләгән һәм булачак һөнәрнең үзенчәлекләрен үзләштергән. Техникумны тәмамлаганнан соң аны тагын бер “мәктәпкә”-дәүләт банкының Куйбышев бүлегенә җибәрәләр. Гади бүлек булса да, монда тәртип һәм дисциплина һәрвакыт беренче урында тора. Биредә эшләүчеләргә шактый югары таләпләр куела. Шуңа күрә хезмәткәрләр теләсә кайчан теге яки бу бүлек хезмәткәрен алыштырып эшли ала. Кредит инспекторы булып эшли башлаган Любовь Вакурованы соңыннан баш бухгалтер урынбасары итеп билгелиләр.

2000 елда банктан районның финанс бүлегенә күчергәч, аңа яңа һәм җаваплырак бурычлар йөкләнә.

– Любовь Викторовна шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларының бухгалтерлык отчетын тулысынча үзе алып бара, – ди финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина. – Югары класслы белгеч буларак, авыл җирлекләре бухгалтерлары аңа бик еш мөрәҗәгать итәләр. Эшем күп, вакытым юк, дип беркайчан кире борып җибәргәне юк. Барысына да чын күңеленнән булыша. Аны әле тагын яшьләрнең остазы, дип тә әйтергә тулы нигез бар. Аларны бик теләп бухгалтерия эше белән таныштыра, отчетлар төзергә өйрәтә. Хезмәткәрләрне эшкә кабул иткәндә һәм эштән азат ителгәндә рәсми документларны әзерләп тутыру да аңа йөкләнгән. Хезмәт килешүләре, шәхси эшләрне дә ул төзи һәм алып бара.

Учреждение архивын алып бару да тулысынча Любовь Викторовнага йөкләнгән. Бу эшне финанс-бюджет палатасына килүгә үк аңа ышанып тапшырганнар. Мәшәкате, үзенчәлекле яклары күп булса да, сынатмаска тырышкан. Бик күп папкалар өелеп торган кабинетны күз адына китереп карагыз әле. Һәр өч ел саен бирегә иске отчетларны кертеп тапшыралар. Һәр папканың битен-биткә актарып, Любовь Викторовна документларның исемлеген төзи һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең эксперт-тикшерү һәм методика комиссиясенә озата. Документларга уңай бәя биреп, тиешле урынга мөһер куелганнан соң аларны озак еллар дәвамында саклау өчен район башкарма комитеты каршындагы архив бүлегенә тапшыра.
– Документлар белән үтә сак эш итәргә кирәк, – ди башкарма комитетның архив бүлеге мөдире Рузания Низамова. – Архив инспекциясеннән “кунак”лар кабул иткән кеше боларның барысын да яхшы белә. Әгәр җитәкче гаебе белән ялгышлыклар җибәрелсә, аңарга карата шактый җитди административ чаралар күрелә. Любовь Вакуровага килгәндә исә, аның эше гел югары бәяләнә. Гомумән, йөзгә беркайчан да кызыллык китерми торган хезмәткәрләрнең берсе ул...

Әгәр кеше сәгатьләр буе һәр хәреф һәм санны чагыштыра-чагыштыра кәгазьләр өстендә эшли икән, димәк, аның нәтиҗәләре дә көтелгәннән югарырак була. Эшендә башкарып чыгарга өлгермәсә, кайбер отчетларны өенә алып кайта, ял көннәрендә килеп тә документлар әзерли. Шуңа күрә аның буш вакыты да юк диярлек. Дөрес, кем әйтмешли, кырык эшен кырык якка куеп торып булса да гөлләр үстерергә ярата. Тәрәзә төбендә балкып утырган гөлләрне күреп һәркем соклана. Бакчасының бер почмагында күз явын алырлык чәчәкләр җәй буе тирә-якка нур сибеп утыра. Йорттагы мәшәкатьләре дә җитәрлек, ире һәм гаилә корып яшәүче улы турында да ул кайгырта. Яраткан эшен башкарырга да өлгерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International