Хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов тантанада катнашучыларны палатаны карарга чакырды. Биредә Никольск авылы сугыш ветераны Алексей Иванович Тихановның дәвалау курсы узган чагына туры килделәр. Башкарма комитет җитәкчесе аңа “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медален тапшырды һәм сугыш утларын кичергән ветеранга намуслы хезмәте, җирдә тынычлык булдыруга үз өлешен керткәне өчен рәхмәт белдерде. Егор Самохвалов та медиклар исеменнән бүләк тапшырды.
– Җылы кайгыртулары өчен Фоат Вәлиевка, республика һәм район җитәкчеләренә, табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт, – диде ветеран. Мин барысыннан да канәгать....