Һәр объектка яхшы ремонт кирәк

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Февральнең өченче декадасында “РегионСтрой” җәмгыяте Полянка урта мәктәбенә ремонт ясарга тотынды.

Эшләр мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча республика программасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла, бу максаттан 6 миллион 620 мең сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта беренче катта иске агач рамнар пластик тәрәзәләргә алыштырылган, тәрәзә төпләре һәм откослар куелган.
Икенче катта да шундый ук эшләр башкарылырга тиеш. Моннан тыш, мәктәптә заманча санузел ясап, яңа сантехника куела, диварлары һәм идәне плитка белән тышлана. Төзүчеләр шулай ук яңа полипропилен су торбалары үткәрергә, канализация һәм җылыту системаларын алыштырырга җыеналар. Шулай итеп, күп еллар элек төзелгән мәктәп бинасы тулысынча яңартылып, эшләү һәм уку өчен уңайлы шартлар тудырылачак.

Объектта Олег Щуклин, Игорь Мартынов, Сергей Колчиннан торган Надыйр Гомәров бригадасы эшли. Ә Владимир Функ бригадасы Болгарда Парк урамындагы 22нче күпфатирлы торак йортка капиталь ремонт ясау белән мәшгуль. Монда инде су үткәрү һәм канализация системаларын алыштыру төгәлләнгән, санузелларга яңа унитазлар куелган. Соңрак төзүчеләр подъездларга җылытылган тимер ишекләр куярга, йорт тирәсенә яңа отмосткалар ясарга һәм подвалда ремонт башлап җибәрергә тиеш. Анда беренче чиратта фундамент блоклары арасындагы ярыкларны капларга, иске тимер ишекләрне алыштырырга, кайбер башка эшләрне башкарырга кирәк булачак. “РегионСтрой” җәмгыяте директоры Сергей Марюхов сүзләренә караганда, монда ремонт бригадасында эшләүче Рәшит Закиров, Евгений Кузнецов, Игорь Смирнов, Дмитрий Афоньшин һәм Владислав Шимин зур тырышлык күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International