Балыкчылар көч сынашты

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Инде традициягә әверелгән балыкчылар ярышында шәһәрдә яшәүче Леонид Кузьмин башкалардан өлгеррәк булып чыкты. Икенче урынны якташыбыз Максим Шишкин, өченче урынны – Ульяновск өлкәсеннән килгән Сергей Жмур алды.

Алексей Татиевский бозда чокырларны барысыннан да алда бораулый алды, ярышның бу төрендә икенче урынны – Алексей Калашников, өченче урынны Александр Горшков алды (барысы да шәһәр кешеләре). Ир-атлар белән беррәттән ярышларда бердәнбер хатын-кыз – Олеся Фәйзетдинова да көч сынашты.
Барлыгы ярышларда 35 һәвәскәр балыкчы катнашты.

Барлык призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Призларны Сергей Жмур, Анастасий Головин һәм Куйбышев аучылык җәмгыяте акчасына сатып алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International