Төп максат – эшмәкәрләргә ярдәм итү

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Узган атнада җирле эшмәкәрләрнең кече бизнеска ярдәм күрсәтүче республика ведомство вәкилләре белән очрашуы булды.
ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлекне яклау департаменты җитәкчесе урынбасары Елена Шулина үз чыгышында билгеләп үткәнчә, җирле эшмәкәрләрнең мондый хезмәттәшлек белән кызыксынмаулары аркасында, әлеге очрашулар безнең районда чиктән тыш сирәк уза. Моңа нәрсә сәбәпче – ышанмаучанлыкмы, теләк булмаумы яки республикада эшләп килгән эшмәкәрлеккә ярдәм итү чараларыннан хәбәрдар булмаумы? Бу киңәшмәнең максаты шушы һәм башка сорауларга җавап табу, кече эшмәкәрлекне үстерү буенча эшләгән программалар турында сөйләшү булды.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елда республикада лизинг-грант, кредитлар буенча субсидияләү, микрозаемнар бирү кебек кече бизнеска ярдәм итү программалары эшли. Бу аз түгел. ТР Көньяк-Көнчыгыш Сәүдә-сәнәгать палатасының административ Советы җитәкчесе Азат Шәйхетдинов хаклы рәвештә билгеләп үтүенчә, хәзер грантларны бары тик ялкаулар гына алмый. Тик эшмәкәрләрнең берсе бу фикергә каршы төште. Ул үзе узган ел грант сорап мөрәҗәгать иткәч, аның үтенечен бер сәбәпсез кире какканнар. Ә кирәкле документлар барысы да тәртиптә булган...

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченныйның баш киңәшчесе Анжелика Алексеева чыгышы вакытында да сорау бирүчеләр шактый булды. Мәсәлән, шәһәр кафеларыннан берсенең хуҗасы тикшерүче органнарның артык кырыс һәм вакчыл булуына зарланды. Кафе янында чүп-чар савыты булмаганлыктан, аңа мең сум штраф биргәннәр. Башта бу кимчелекне бетерү турында кәгазъ генә язып бирсәләр булмый идеме? Дистәләгән штраф санкцияләре бирү эшләргә теләкне бетерү дигән сүз. Бу беркем өчен сер түгел.

Район башкарма комитеты җитәкечесенең икътисад буенча урынбасары Рушания Закирова билгеләп үткәнчә, узган ел районда 109 эшмәкәр үз эшен япкан. Билгеле, һәркайсының үз сәбәпләре бар. Киңәшмәдә катнашучыларның берсе билгеләп үткәнчә, моңа төрле фондларга түләргә мәҗбүр ителгән югары салымнар да гаепле. Безнең район юнәлеш тоткан авыл хуҗалыгына да бүген техника, ягулык-майлау материаллары, ашламаларның кыйммәтле булуын исәпкә алсаң, эшләве ансат түгел. Бу очракта ашлыкның үзкыйммәте нык артса да, шул ук ягулык-майлау материаллары бәясен барыбер куып җитә алмый.

Азат Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, туризм биргән барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк. Узган ел гына музей-тыюлыкта 285 мең кеше булып киткән, быел бу сан бәлки тагын да артыр. Монда килгән туристларны ашатырга да, күңелләрен дә күрергә кирәк. Ә музей-тыюлык программаларына күбесенчә экскурсияләр генә кертелгән, җирле кафелар да шуның кадәр кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Шулай итеп, бу юнәлештә шактый эшләр башкарырга була.

Күпләр бу фикер белән килешкәндер. Тик теләсә нинди иң яхшы фикерне дә тормышка ашыру өчен беренче чиратта акча кирәк...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International