Шугалак үзенә чакырып торды

2015 елның 13 марты, җомга
“Шатлык” хоккей мәйданчыгында кыш буе диярлек балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп хоккей уйнадылар, тимераякта шудылар.

Биредә шәһәр мәктәпләре укучылары белән хоккей буенча күнегүләрне “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Никитин үткәрде. Башлангыч һәм өлкәнрәк класс укучыларыннан торган берничә төркем төштән соң һәм кичке яктарак күнегүләргә җыелды. Владимир Иванович үзе дә спортның әлеге мавыктыргыч төре белән балачак елларыннан үк мавыга башлаган. Кышын дәресләр тәмамлангач, дуслары белән бозда хоккей уйнауларын әле дә хәтерли. Дөрес, ул вакытта заманча хоккей мәйданчыгы һәм спорт киемнәре булмаган.

Шунысын әйтергә кирәк, мәйданчыкта кичләрен зурларны да күрергә була. Юрий Семушкин, мәсәлән, хоккей уйнау өчен Балымердан кадәр килә. Территорияне кардан чистарту турында да күбесенчә ул кайгырта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International