Юлларда иминлек турында

2015 елның 13 марты, җомга
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре “Иминлек прогнозы” социаль проектын тормышка ашыра.

24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бу чараның төп максаты – төрле һава шартларында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәү белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмый калу. Бу машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кагыла.

Дәүләт инспекторларының төп игътибары профилактика эшен алып баруга юнәлдереләчәк. Проект кысаларында әңгәмәләр, лекцияләр, төрле акцияләр үткәреләчәк. Аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәп балаларын да, машина йөртүчеләрне дә җәлеп итү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International