Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Мәргәннәр төз ата
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Олимпия резервының республика мәктәбе тренеры Александр Татиевский шәкертләре берничә ярышта катнашып, әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына ел саен оештырылучы ярыш Татарстан Республикасы ДОСААФы тирында үтте. Республиканың 40 районыннан килгән 120 спортчы арасыннан кечкенә калибрлы коралдан иң төз атучылар ачыкланды. Энже Әхмәтҗанова, Кристина Баландина һәм Екатерина Давыдова призлы урыннарга эләгә алмасалар да, күп көндәшләреннән өстен чыктылар. Артем Елатин шәхси беренчелектә җиденче урынга лаек булды.
Аннары Мирный поселогындагы “Динамо” спорт базасында полиатлон (спортның кышкы өч төре) буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге, шулай ук генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә багышланган Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының “Хезмәт һәм оборонага әзер бул!” тест фестивале узды. Республиканың 19 командасыннан 90 спортчы килгән иде. Программага пневматик коралдан ату, гимнастика, тартылу, отжимание кертелгән иде. Безнең спортчылар атуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, командалар арасында беренче урынны алды. Үз яшендәге спортчылар арасында Энҗе Әхмәтҗанова җиңүче булды, Артем Елатин белән Юрий Шишкин икенче урынны алдылар, Кристина Баландина дүртенче урында калды.
Кызганыч, спортның башка төрләре буенча безнең спортчыларның әзерлеге түбән иде, шунлыктан алар иң яхшы унлыкка да эләгә алмадылар.
Мирный поселогында пуля белән ату буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге, шулай ук Татарстан кубогының беренче этабы бәйгесе дә спортчылардан зур җаваплылык таләп итте. Биредә пистолеттан атуда бертуган Столяровлар иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Беренчелектә Роман алтын медаль алды, Семен исә икенче урынга чыкты. Татарстан Кубогы бәйгесендә исә Семен беренче булды, Роман бронза медаль алды. Артем Елатинга винтовкадан ату беренчелегендә бронза медаль тапшырылды. Кубок өчен көрәшнең беренче этабында Артем Елатин, Энҗе Әхмәтҗанова, Юрий Шишкин һәм Денис Пеньковка призлы урыннарга чыгу өчен бераз гына очколары җитеп бетмәде. Татарстан Кубогының икенче һәм өченче этабы апрель һәм май айларында үтәргә тиеш, ярыш нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы тупланачак. Бу команда Глазов шәһәрендә Россиянең иң төз мәргәннәре көч сынашачак ярышларда катнашырга тиеш.
Безнең спортчылар ирешкән уңышларда аларның остазы Александр Татиевскийның өлеше зур. Узган елның сентябреннән башлап ул рәсми рәвештә республиканың махсус балалар–яшүсмерләр Олимпия резервы мәктәбе тренеры–укытучысы итеп билгеләнде. Әлеге мәктәптә әзерләнгән спортчылар арасыннан күп тапкыр дөнья чемпионы булган һәм Олимпия уеннарында призлы урын алган Светлана Демина белән өч тапкыр дөнья чемпионы Василий Мосинны билгеләп үтәргә мөмкин. Безнең кызлар һәм малайлар арасыннан да киләчәктә өметле спортчылар чыгачагына шик юк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз