Берәүнең дә җиңеләсе килмәде

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Тренер Рәшит Зыятдинов шәкертләре карате кекусинкай буенча спортның бу төре белән яңа шөгыльләнә башлаучылар арасында “кумитэ” бүлегендә Әлки муниципаль районы ачык беренчелегеннән өч – икенче һәм дүрт өченче урын алып кайттылар.

Ярышта 4 командадан 60 яшь спортчы катнашты. Ике команда – Әлки районыннан, безнең һәм Нурлат районыннан берәр команда булды. Безнең команда составында балалар сәламәтләндерү үзәгендәге секциягә йөрүче 1нче һәм 2нче шәһәр мәктәпләре, Полянка, Өчкүл мәктәбе укучылары катнашты.

Өчкүлдән Александр Буканов, 2нче урта мәктәптән Олег Титов һәм Михаил Репьев үз авырлык үлчәвендә икенче булдылар. Полянкадан Ольга Авдеева белән Кирилл Ашмарин, ярышта беренче тапкыр катнашучы Кирилл Широков, Өчкүлдән Тәлгат Хәмидуллин бронза призеры исемен алдылар.

Тренер сүзләренә караганда, ярыш бик киеренке барган. Беркем дә җиңелергә теләмәгән. Ярыш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, спортчыларга шактый тырышырга кирәк әле. Ә 20-21 мартта аларга Әлки район башлыгы призларына үткән ТР Кубогы ярышларында катнашырга туры киләчәк. Бәйге кумитэ бүлегендә 8 яшьтән алып 15 яшькә кадәрле яшь спортчылар өчен Базарлы Матакта үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International