Үзебезнең товар – сыйфатлырак

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Республикабызда игълан ителгән “Татарстанныкын сатып ал” акциясе сатып алучыларның ихтыяҗын стимуллаштыруны күздә тота. Татарстанда җитештерелгән товарларны белгечләр ничек бәяли?

Николай СТОЛЯРОВ,
район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

Район халкының азык–төлек иминлеген тәэмин итү, малларның авыруын һәм үлемен булдырмау максатында без ветеринария-диагностика тикшерүләре уздырабыз, мөгезле эре һәм вак терлекләрне авырулардан саклау өчен мәҗбүри вакцинация ясыйбыз. Әле бит кешеләрнең дә шул ук туберкулез, бруцеллез. Себер түләмәсе, котыру авыруы белән зарарлану куркынычы да юк түгел. Малларга әлеге авыруларга каршы вакцинацияне елына ике тапкыр (яз һәм көз) махсус төзелгән график нигезендә ясыйбыз. Әйтергә кирәк, бу чара хуҗалыклар һәм үз утарларында мал асраучылар өчен бушка уздырыла. Узган ел котыру авыруыннан 6500 башка якын мөгезле эре терлеккә, Себер түләмәсеннән 28 мең башка (яшь терлекләргә ревакцинацияне дә исәпкә алып), туберкулез һәм бруцеллездан чагыштырмача 21 һәм 11 мең башка вакцина кертелде.

Шунысын әйтергә кирәк, соңгы елларда үз хуҗалыкларында мал асраучылар ветеринария хезмәте белән элемтәне яхшырта башладылар. Малларга прививка ясату һәм анализга кан алдыру өчен ешрак мөрәҗәгать итәләр. Кисәтү чаралары уздыруның икътисадый яктан отышлы булуын халык та аңлый. Чыннан да, берәүнең дә никадәр көч куеп үстергән малны ниндидер авыру аркасында югалтасы килми.

Итне базарга чыгарып сатар алдыннан аның хуҗасы яки малны кемнән дә булса сатып алган кеше иң әүвәл продуктның тиешле документлары: суяр алдыннан малның сәламәт булуы турындагы белешмәне һәм иткә ветеринария-санитария берләшмәсе биргән рөхсәт кәгазен күрсәтергә тиеш. Узган ел, мәсәлән, безнең учреждение 1300 ләп шундый белешмә бирде. Шунысын да онытмагыз, мондый белешмәләр малга вакцинация тиешле вакытында ясалганда һәм малны ветеринарлар карап тикшергән очракта гына бирелә.

Безнең районда җитештерелеп, кибет һәм базарларда сатылучы итне бернинди шикләнүсез сатып алырга һәм пешереп ашарга ярый, дип ышандырып әйтә алам.

Наталья ЕГОРОВА,

Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы Чистай һәм Спас районнарындагы территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары:

– Безгә бик еш кына азык-төлек составын Таможня союзы техник регламенты таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерергә туры килә.

Моның өчен сәүдә нокталары, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге продуктларны тикшерүгә алабыз. Промышленность предприятиеләре (әйтик, Спас икмәк комбинаты) махсус производство контроле программасы нигезендә, үз продукцияләрен тикшертү өчен квартал саен китереп тапшыралар.

Узган ел ваклап сату челтәре нокталарында уздырылган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, шактый кимчелекләр ачыкланды. Мәсәлән, пробага алынган сигез төр сыер маеның дүртесе тартма тышында күрсәтелгән характеристикага туры килмәде. Аларның составында үсемлек майларының күп булуы ачыкланды. Үсемлек мае бәясе өч тапкыр арзанрак булган крестьян сыер мае гына кушылырга мөмкин.

Сөттән алынган унике пробаның икесендә майлылыкның документларда күрсәтелгәннән азрак булуы ачыкланды. Кибетләрнең берсендә сатылучы туңдырылган балыкка да игътибар иттек. Балыкка каткан боз тиешле нормадан артып китү сәбәпле, аны сатудан тыярга туры килде.

Әйтеп үтелгән фактлар буенча чаралар күрелде. Шунысын әйтергә кирәк, бу очракта зур җаваплылык каралган, чөнки җитештерүчеләр – юридик затлар һәм аларга карата кулланылучы штраф санкцияләре меңнәрчә сумнар белән исәпләнә. Әгәр сыйфатсыз продукт балалар бакчасыннан табып алынган булса, бу очракта хәл тагын да катлаулана: товар белән тәэмин итүче намуссызлар рәтенә кертелә һәм ул тендерда башка бер тапкыр да катнаша алмый. Товар җитештерүче исә җитештерү сертификатыннан мәхрүм ителә.

Безнең районда һәм республикада җитештерелгән продукцияләр дә тикшерелде. Боларга сөт һәм ит продуктлары, үсемлек мае, ярмалар, макарон һәм кондитер әйберләре, икмәк һәм яшелчәләр керә. Бер генә очракта да продукт составында башка катнашмалар булуы ачыкланмады. Барысы да регламент таләпләренә туры килә. Әлбәттә инде, моңа сөенергә генә кирәк.

Шуңа күрә мин сатып алучыларга үзебездә, республикада җитештерелгән продуктларны сатып алырга киңәш итәм. Саклану срогы азрак булган продуктларны гына сатып алырга тырышыгыз, чөнки мондый азык-төлекне җитештергәндә консервантлар азрак кулланыла һәм инде организмга зарарлы матдәләр азрак эләгә, дигән сүз. Әзер ярымфабрикатлар урынына бер кисәк чиста ит сатып алу да күпкә яхшырак. Безнең осталар җитештергән кондитер әйберләре дә күпкә яхшы һәм сыйфатлырак.

Рузалия КАДЫЙРОВА,

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль–инспекция бүлеге белгеч–эксперты:

– Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзер республикада берничә дистә төрдәге шәраб–аракы продукциясе җитештерелә. Үз җитештерүчеләребезгә ярдәм итү максатында Министрлар кабинеты карары нигезендә, эшмәкәрләр кибетендәге аракының нибары 5 проценты гына читтән кертелгән булырга тиеш. Бу таләпнең ничек үтәлүе даими контрольгә алынган.

Безнең районда бары тик 12 оешманың гына спиртлы продукцияне сату хокукы бирүче лицензиясе бар. Ай саен бу оешма хуҗасы сату турында декларация тапшыра. Мәгълүматларга караганда, 2014 елда районда 171 мең литр алкоголь сатылган, шуның 113 меңе – Татарстанда җитештерелгән. Шәраб-аракы әйберләренә ихтыяҗ һәрвакыт зур, шуңа күрә сатып алучылар күбрәк үзебезнең республикабызда җитештерелгән продукциягә өстенлек бирсен иде. Ни өчен дигәндә, бездә спиртлы эчемлекләрнең сыйфатын даими тикшереп торалар. Бу инде ялган аракы эчеп агулану куркынычын киметә. Спиртлы эчемлекләр сатып алганда шулай ук игътибарлы булыгыз. Иң беренче чиратта этикетканы һәм акциз маркасын карагыз, сатучыдан сыйфат сертификаты һәм башка документларны сорагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International