Авылда йортлар төзекләнә

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Февраль башларында “Сувар Б” җәмгыяте коллективы Полянкадагы ике катлы 16 фатирлы йортка ремонт ясарга тотынды.

Бу йорт илле ел чамасы элек төзелгән булса да, бер тапкыр да ремонт күрмәгән, шунлыктан тузган-искергән урыннары да шактый. Төзүчеләр эшкә җиң сызганып тотындылар.

Башта алар чормада бу еллар эчендә тупланган чүп-чарны егерме КамАЗ белән чыгарып түктеләр. Чистартып бетергәч, ремонт башланып китте. Чорманы минераль мамык белән җылытып, цемент белән ныгыттылар, түбәнең бәпкәләрен алыштырдылар, профнастил җәйделәр. Шулай ук вентиляция торбаларына да ремонт ясалды – аларны җылытып, профнастил белән капладылар.

Бу эшләрнең барысын да Шамил Сафиуллов бригадасы башкара. Аның составына шулай ук Сергей Никифоров, Инсур Сафиуллов, Рафик Миңнебаев та керә.
Бригада бу эшләрдә инде шактый тәҗрибә туплаган һәм бригадир сүзләренә караганда, фатир хуҗалары ремонтның сыйфатыннан канәгать булалар.

Агымдагы ай ахырына кадәр бригада бу йортта ремонт эшләрен төгәлләп, башка биналарга тотыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International