Яз бәйрәме белән сезне, кадерле хатын-кызларыбыз!

2015 елның 6 марты, җомга
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас районы башлыгы Камил Нугаев районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлады.

Район Советы, башкарма комитет һәм үземнең исемнән иң яраткан, иң сөекле, иң кадерле, иң гүзәл әниләребезне, хатыннарыбызны, апа-сеңелләребезне, кызларыбызны һәм, гомүмән, барлык хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм, диелә котлауда.

Хатын-кызларыбыз безнең тормышыбызны шатлык-сөенечләр белән тулыландыралар. Без эштә дә, өйдә дә, ял көннәрендә дә хатын-кызларның даими игътибарын тоеп яшибез. Нәкъ менә хатын-кызларыбыз безне – ир-атларны, яңа үрләргә рухландыралар һәм көч бирәләр.

Быел без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Тиңдәшсез батырлыклары, фидакарь хезмәтләре белән илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген саклап калган сугышта катнашкан, тылда эшләгән ветеран хатын-кызларыбызга иң изге теләкләремне юллыйм.

Сөекле хатын-кызларыбыз! Ямьле яз көннәрендә гаиләләрегезгә татулык, муллык һәм иминлек телим. Барлык эшләрегез уң, кәефегез күтәренке, сәламәтлегегез нык, дөньялар һәрвакыт тыныч булсын, диелә котлауда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International