Балыкларны сакларга ярдәм итәләр

2015 елның 6 марты, җомга
“Спас” заказнигы һәм “Средневолжрыбвод” учреждениесе хезмәткәрләре Өчкүл авылы күлләрендә балыкларны коткару буенча профилактика чаралары үткәрделәр.

Чиста, Исемсез, Атаман күлләрендә балыклар кислородка кытлык кичермәсен өчен бензин бозваткыч ярдәмендә 60тан артык чокыр ясалды. Бәкеләр катмасын өчен аларның өстен салам белән каплап куйдылар. Бу табигать ядкарьләре булып саналган күлләрдә балыкларны саклап калырга ярдәм итәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International