Олимпиада призерлары

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабында катнашып, безнең район вәкилләре призлы урыннарны алдылар.
Болгардагы 1нче урта мәктәпнең 11 класс укучысы Александр Яковлев тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән (инде икенче тапкыр) призер булды.
Шәһәрдәге 2нче урта мәктәп укучысы Софья Выжленкова технология фәненнән призлы урынны алды. Әлбәттә инде, укучыларның ирешкән уңышларында укытучылар Нина Баратова белән Ольга Выжленкованың хезмәте зур. Шунысын әйтергә кирәк, узган уку елында безнең укучыларның берсе дә республика этабында җиңүче була алмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International