Авыл бәйрәмнәре

2015 елның 27 феврале, җомга
Аграмак авылында Масленица бәйрәмен зурлап уздыру күркәм традициягә әверелде.

Быел да шулай булды. Башта концерт куйдылар, күп кенә чыгышлар Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Аннары халык мәдәният йорты янында җыелды һәм чын бәйрәм башланды. Кешеләр кайнар коймак һәм хуш исле чәй белән сыйланды, әйлән-бәйлән, җырлар, такмаклар һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә һәркем теләп катнашты.

Ә Красный Вал авылында да үзешчәннәр концерт куйдылар, коймак белән чәй эчтеләр. Балалар рәхәтләнеп атларда йөрделәр. Чараны үткәрү өчен Каюм Нургалиев иганәче ярдәме күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International