Безгә иң көчле көрәшчеләр килә

2015 елның 27 феврале, җомга
Шимбә көнне, 28 февральдә, «Олимп» универсаль спорт залында самбо буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге үтәчәк.

Үз авырлык категорияләрендә республиканың 400дән артык яшь спортчысы көч сынашачак. Турнир кысаларында Республика X укучылар спартакиадасы ярышлары да була.

Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәр-районнарыннан килгән 1999-2000 елда туган егет-кызлар арасында көрәш сәгать 10да башлана. Безнең команда тренеры Владимир Борюшкин сүзләренә караганда, спортның бу төрен яратучыларны мавыктыргыч тамаша көтә. Узган ел шулай ук бездә самбо буенча Республика беренчелеге үткәрелде һәм ул спорт сөючеләрдә онытылмас тәэсир калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International