“Барысы да үзебездән тора...”

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Кичә район Советының чираттагы утырышы булды, анда узган елга нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Утырыш район Мәдәният йортында үтте, кунаклар да килгән иде.

Спас җиренә аяк баскач ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов район башлыгы Камил Нугаев һәм башка җаваплы кешеләр белән бергә “Вега-М” җәмгыятенең нефть чыгару тармагын монтажлау һәм демонтажлау өчен җиһазлар ясау цехын һәм санаторий интернат-мәктәпне карадылар.

Район Мәдәният йорты фойесында җирле предприятиеләр һәм оешмалар җитештергән продукциядән оештырылган ярминкә кунакларда уңай тәэсир калдырды. Монда җиһазлар, тәрәзәләр, бетон боҗралар, кондитер һәм икмәк-булка әйберләре, шулай ук безнең як халкының оста куллары турында сөйләүче фотостендлар, сувенирлар һәм башка бик күп нәрсәләр куелган иде.

Утырыш дулкынландыргыч һәм тантаналы башланып китте. Тамашачыларның кайнар алкышлары астында Юрий Камалтынов, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм район башлыгы Камил Нугаев сугыш ветераннары Лев Малининга һәм Анатолий Казначеевка, тыл хезмәтчәннәре Мәмдүдә Бикбулатова белән Рокыя Сираҗиевага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медален тапшырдылар.

Үзенең докладында (аның белән укучылар газетабызның узган санында таныша алдылар) район башлыгы ирешелгән уңышлар турында сөйләде һәм булган проблемаларга тукталып үтте. Докладчы билгеләп үтүенчә, узган ел җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге икътисад, социаль инфраструктураны үстерүгә, социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Корылык булуына карамастан, авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан алынган керем 2,6 процентка артыграк булган. Капиталь төзелеш программаларын тормышка ашыру да югары темплар белән барып, бу максаттан 1 миллиард 17 миллион сум акча тотылган, 9 мең квадрат метр торак төзелгән.

Шулай да безнең район башка районнар арасындагы рейтингта мактанырлык урында түгел, демографик хәл аеруча борчу тудыра (бигрәк тә авылларда хәлләр аянычлы). Кайбер авылларда хәтта мәктәп һәм балалар бакчаларын ябу мәсьәләсе куела.

Башка докладчылар – Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина, шәхси эшмәкәрләр Кузнечихадан Татьяна Удалова һәм Болгардан Владимир Монахов, ТР Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев үз чыгышларында райондагы хәлләргә ачыклык керттеләр. Соңгы докладчы республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш программасы нигезендә Спас районының елга буе территорияләрен үстерү зонасына керүен, ә бу беренче чиратта туризмны алга җибәрүне күздә тотуын билгеләп үтте.

– Узган чорда шактый эшләр башкарылды, шунлыктан Татарстан күп күрсәткечләр буенча илдә алдынгы урынны алып тора, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. – Киләчәктә дә без сынатырга уйламыйбыз. Барлык социаль йөкләмәләр үтәләчәк, моның өчен кризиска каршы чаралар кабул ителә. Минемчә, бу юнәлештә Спас районының уникаль мөмкинлекләре бар. Барысы да үзебездән тора...

Утырыш ахырында район алдынгыларына лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Утырышның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР муниципаль берәмлекләр Советының башкарма секретаре Александр Барышев һәм башка рәсми затлар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International