Китапханәдә – яңа күргәзмә

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Үзәк китапханә абонементында рус шагыйрьләре һәм язучыларына багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмәдә Александр Грибоедов, Михаил Шолохов, Антон Чехов, Александр Куприн, Сергей Есенин, Александр Твардовский кебек танылган әдипләрнең биографияләре һәм иҗади мирасы белән танышырга була.

Борис Пастернакның тууына 125 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри композиция ул чорга хас атрибутларны (эскәтер, шәмнәр һәм башкалар) кулланып төзелгән.

Һичшиксез, күргәзмә материаллары белән танышу классик әдәбият белән мавыккан һәр кешегә дә файдалы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International